«Минем гаиләм һәм Корбан гаете» гаилә рәсем конкурсында катнашырга чакыралар
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). «Яңарыш» мәдәни-агарту оешмасы «Минем гаиләм һәм Корбан гаете» дип аталган гаилә рәсем конкурсы башлану турында игълан итте.
Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителгәнчә, Instagram социаль челтәрендә үткәрелә торган конкурста катнашу өчен исламдагы һәм мөселманнарның төп тантаналарының берсе булган бәйрәмнең гаилә белән бәйләнеше турында күзаллауны күрсәтергә кирәк.
Рәсем мәгънәле, табигый төсләр гаммасында булырга тиеш. Иҗади эшне Instagram битендә урнаштырырга кирәк, рәсемгә гаилә фамилиясен һәм #возрождение_курбан_2021 хэштегын күрсәтү сорала.
Конкурс 18 июльгә кадәр дәвам итә. Эшләргә рәссам Марат Тимербулатов бәя бирәчәк.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар бүләккә аның картиналарын, шулай ук «Istanbul» һәм «Алладин» кафеларына сертификат алачак.
«Минем гаиләм һәм Корбан бәйрәме» конкурсы турында тулырак мәгълүматны Instagram челтәрендә «Яңарыш» битендә алырга мөмкин.