Элеккеге хатынының дустын балта белән үтергән Чаллы кешесе хатынны да эзәрлекләгән
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Элеккеге хатынының дустын балта белән үтергән Чаллы кешесе хатынны да үтерергә теләгән. Якын арада аңа үтерү омтылышы буенча да гаеп белдереләчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Чаллыда көнче ир-атның элеккеге хатынының яңа дустына балта белән ташлануын хәбәр иткән иде. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Шуннан соң Чаллы кешесен тоткарлап, сак астына алалар. Читать дальше...