Күрше Мөслим районы артистлары иркәнәшлеләрдә сүнмәс дәрт уты кабыздылар
Иркәнәш авылы клубында Мөслим районыннан килгән “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы җыр-бию, кызык сүздән торган программа белән концерт куйды.
Буран булуга да карамастан, тамашачылар кунак артистларны җылы карашы алдылар һәм аларның һәр чыгышларын алкышларга күмделәр.
Концерт ахырында авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ләйлә Кәбирова “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубына Иркәнәш халкы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды, җирлекнең ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин һәм авыл клубы хезмәткәре Вәсилә Мөҗипова артистларга иҗади юлларында уңышлар теләделәр. Ә мулла Рәис Кәбиров шушы концерт авыл тамашачасында чын татар милли моңына булган сусауны басты, дип билгеләп үтте.
Иганәчеләр Хәмзә Лотфуллин, Илдус Сәрвәров, Рәис Кашапов (Иркәнәш җирлегенең Яңа Иркәнәш авылыннан депутаты), Хәмзә Файдров һәм Илсөяр Хәйдарова артистларга бәйрәм өстәле әзерләде. Сүз уңаеннан, Илсөяр Хәйдарованың әтисе, Иркәнәш җирлеге ветераннар советының элеккеге рәисе Ягъфәр Хафизов кунаклар тарафыннан Минзәлә һәм Мөслим районнары арасында мәдәни элемтәләр урнаштыруда зур роль башкарган шәхес буларак җылы яктан иске алынды. Мөслимлеләр әлеге районара элемтәләр тагын да ныгысын, туганлык һәм дуслык җепләре өзелмәсен дигән теләктә калдылар, үзләрен чакырган авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрәфетдиновка, мәдәният хезмәткәрләре Вәсилә Мөҗипова белән Эльмира Галимовага һәм, әлбәттә, тамашачыларга рәхмәтләрен белдерделәр.