Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Алар – милли хәзинәләребез сагында

Мәдәният йорты ул көнне гөр килеп торды – Бөтенроссия фестивальләре лауреаты «Әллүки» халык фольклор ансамбле авылдашлары алдында 30 еллык иҗатына хисап тотты. Бу үзенчәлекле коллективның узган юлы сокланырлык: күпме үзешчән талантларны сәхнәгә күтәргән ул, күпме мәртәбәле сәхнәләрдә авыл данын яклаган, анасамбльнең өлкән буын үзешчәннәре янәшәсендә балалар сәхнә чыныгуы алып үскән һәм аларның иҗат юлын дәвам иттерәләр. Аның беренче карлыгачлары – иҗат коллективының чишмә башында торган өлкәннәр олыгайдылар инде. Бүген ул яңа составта үзенең данлы юлын дәвам иттерә, нинди генә йолаларыбызны, борынгы җырларыбызны эзләп тапмыйлар да, аларны ничек кенә баетып сәхнәгә чыгармыйлар. 

Иҗат коллективын бүген ансамбльнең чишмә башында торган, аның белән өч дистә ел сәхнә юлы узган Бөтенроссия фестивале лауреаты, җырчы, баянчы Рафис Хәсәнов җитәкчелек итә. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфия Әхмәтҗанова белән бергәләп, алар юбилей кичәсенә тирән эчтәлекле, гореф-йолаларыбызга, борынгы уеннарга гаять бай программа әзерләгәннәр. Бер кичтә, бер сәхнәдә өч төрле сюжет күрсәтү өчен байтак эзләнергә, сәхнәдә тир түгәргә кирәк. Мин моны репетицияләр вакытында күрдем. Кайчандыр үзешчән сәнгать остасы Флүрә Нуриева оештырып җибәргән бу коллективның озын гомерле булуының серен беләсем килде. Шуңа инандым: иң беренчедән, сәхнәгә хыялый бер бирелгәнлек, үзара тату иҗади хезмәттәшлек, туктаусыз эзләнү, ихласлылык хас бу үзешчәннәргә. Программаны әзерләгәндә бер үк күренешне сәхнәдә күп тапкырлар кабатлау, һәр хәрәкәтне үзара бәйләү, килештерү өчен һәрберсенә күркәм сабырлык, яраткан шөгыльгә ахыргача бирелгәнлек кирәк. Бүген коллективның үзәген тәшкил итүче үзешчәннәрдә менә шушы сыйфатлар бар. Нинди генә тормыш-яшәеш мәшәкатьләре булмасын, алар кырык эшләрен кырык якка куеп, мәдәният йортына ашыгалар. Ирле-хатынлы Рәсимә белән Рафис Хәсәновлар, Кәүсәрия белән Хатип Хафизовлар, әниле-уллы Энҗе һәм Ленар Хаматовлар, Данил Зарипов белән Гөлфия Әхмәтҗановалар. Ансамбльнең ветераны Рәхимә Минаева, Гали Мингалимов, Дамир Мусин, Нәзирә Бәдретдинова, Илгизә Нуруллина, Марсель Биктимеров, Гөлчәчәк Гыймазиева, Мидхәт Фәрхетдинов, Айгөл Бакирова, Гөлнур Шәйхуллина юбилей кичәсенә әби-бабаларыбызның уен-йолаларын, җыр-моңнарын хәтердә яңартырлык искитмәле өч сюжет әзерләгәннәр. Күр инде, Тукайның сабый чагының бер мизгеле – нәни Апушны печән базарында уллыкка тәкъдим итү күренеше. Укыганнарыбыздан белеп торабыз, изгелекле гаиләгә эләгәчәк ул, әмма күңел тула, андагы вакыйгалар тарафында – шул базар эчендә йөргәндәй буласың. «Кичке уен», республика фестивалендә дә күрсәтелгән «Су буенда» күренешләрен әйтәсеңме... Үзләре гәүдәләндергән чорның киемнәре, көнкүреш әйберләре, эш кораллары – кайдан табып бетергәннәр?! Һәр сюжет – нәни бер спектакль, язучысы – әлеге иҗат коллективы.

«Әллүки»гә бала чагында әти-әнисе белән йөргән, әле бүген дә җырдан аерылмаган авылыбыз кызы – Бөтендөнья Татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе, «Якты юл» газетасының баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева коллективка милли мирасыбызны пропагандалауга күп көч куйганы өчен Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләк тапшырганда бик дөрес әйтте:

– Милли йолаларыбыз, күркәм традицияләребезне әнә шулай сәхнәгә күтәреп, халкыбызга күрсәтеп, сез, гаять кирәкле, саваплы эш башкарасыз, инде дистә еллар татар халкының рухи хәзинәсе сагында торасыз, милли хәзинәләребезне саклауга зур өлеш кертәсез. Иң куандырганы шул: сезнең дәвамчыларыгыз бар – «Тамчы» балалар фольклор ансамбле оешты һәм аның инде беренче уңышлары да бар. Бүгенге кичәдәге чыгышлары яшь коллективка матур киләчәк юрау мөмкинлеген бирә.

 Концерт номерлары Инзилә Әхмәтгәрәева башкарган җыр белән башланып китте. Зал авылның гармунчылар ансамбле чыгышын җылы кабул итте. Сүз уңаенда шуны әйтәсе килә: «Кичке уен» күренешендә сәхнәгә кызлар белән җырлашып, биш гармунчы килеп чыгу, билләһи, күңелдә авылдашларым өчен горурлык хисе уятты. Сәхнә ветераны Рафис Хәсәновның сүзләрен дә, көен дә үзе язган «Күзкәем» җырын авылдашлары җылы кабул иткән иде, хәзер инде ул авылыбыз гимнына әверелде. Бүгенге кичәдә рәхәтләнеп Марсель Биктимеровның үзе язган көйне баянда уйнап җырлавын тамашачылар алкышлар белән кабул итте. Бу аның иҗатына хәерле юл теләү иде. «Әллүки»гә беренче көннәреннән үк ире Наил белән (урыны җәннәттә булсын) йөргән Ләйсәния Авзалова, Вәсилә Маннапова, Дания Акмалова тамашачыларга яраткан җырларын бүләк иттеләр. Халыкта алма агачыннан ерак төшми дигән әйтем бар. Авылның мәдәни тормышына зур өлеш керткән мәрхүмә Гөлнәзирә Шәйдуллинаның балалары сәхнәдә үсте дисәң дә була. Бүген, әнә, кызы Эльмира юбилей кичәсенә җыр алып килгән иде, кызлары Роза белән Гөлнара һәм кияүләре Фидаил, Айрат та авылыбыз сәхнәсендә үз кешеләр.

Чәчләренә бәс кунгач та елларга бирешмәгән кешеләргә хөрмәтем зур минем. Мулланур Сабиров күп еллар ветераннар оешмасын җитәкләде, әле бүген дә бер спорт ярышыннан да читтә калмый, 75 яшен тутырган ветеран юбилей кичәсендә яшьләрчә җилкенеп биеп таң калдырды, Гөлүсә Шияпова, башкорт биюен профессиональ югарылыкта башкарган Фәридә Багауваларны да тамашачы озак алкышлады. Илнар Мөсәвиров башкарган җыр – оныклардан музыкаль бүләк булды.

«Әллүки» халык фольклор ансамбльнең чишмә башында торган, дистәлән еллар халыкны моңлы җырлары белән сөендереп килгән мәдәният хезмәткәре Наилә Шәйхетдинова юбилей кичәсенә сәхнәдәшләрен бүләкләргә кочак-кочак чәчәкләр белән килгән иде. Коллектив ветераннарының һәберсенә җылы сүзен табып, көчле алкышлар хуплавында тәкыяләр бүләк итте.

Әллүкилеләрне котларга сәхнәгә районның мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев күтәрелде. Алар тамашачыларның көчле алкышлары астында район хәкимиятенең, мәдәният бүлеге һәм авыл җирлегенең Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Юбилей кичәсе күмәкләшеп «Туган тел» җырын җырлап тәмамланды.

Заһидә Нәбиуллина.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net