Мы в Telegram
Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Чаллы табибы менопауза чорындагы хатын-кызларга киңәш бирде: «Климаксның рәхәте дә бар»

Чаллы табибы менопауза чорындагы хатын-кызларга киңәш бирде: «Климаксның рәхәте дә бар»

Иртәме-соңмы, һәр хатын-кызның тормышында берничек тә качып котылып булмый торган «сүрелү» яки климакс чоры була.

Нәрсә соң ул климакс, аның төп билгеләре нинди? Илледән узгач та дәрт һәм тормыш ямен ничек югалтмаска, нинди яшәү образы алып барырга һәм үз-үзең турында ничек кайгыртырга? Менопауза белән бәйле сорауларыбызга белгеч - акушер-гинеколог, Чаллының 4 нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Венера Харисова җавап бирде.

«Кичкә таба нерваланып, кычытына башларга да мөмкинмен»

Климакс турында тулырак күзаллау булсын өчен «Интертат» климакс чорына кергән хатын-кызлар белән дә сөйләште. Берничә танышыма: «Үзегездә климакс башлануны ничек аңладыгыз? Аның төп билгеләре нинди булды?» дигән сораулар бирдем. Бик четерекле һәм шәхси тема булу сәбәпле, әңгәмәдәшләрем исемнәрен күрсәтмәвемне үтенде.

Г. 38 яшь. Әлегә бу турыда бөтенләй уйламыйм.

С. 42 яшь. Климакс дигән сүз миңа әниемне искә төшерә. Ул бик еш ярсый, кабынып китә, агрессив иде. Без –  балалары, аны аңламадык, гел үпкәли идек. Аның бу эмоцияләре климакс фонында булуы беребезнең дә башына килеп карамады. Хәтта психотерапевтка мөрәҗәгать итмәкче булдык. Аллаһка шөкер, әни берничә ел эчендә тынычланды.

Л. 46 яшь. Мин үзем климакс дип 40 яшьтән курка башлаган идем, тик бернинди үзгәреш сизмәгәч, үзем өчен бу теманы бөтенләй онытып тордым. Тик танышларым 40 яшьтән үк гормональ тайпылышлар булуын, үзләрен начар хис итүен, гел баш авыртуын сөйли. Ирен бөтенләй күрергә теләмәүчеләр дә, шул ук вакытта сексуаль яктан бик хискә бирелеп китүчеләре дә бар.

Л. 47 яшь. Бу сорау бик күп танышларымны борчый. Үземә килгәндә, минем климакс гомер буе бара кебек, чөнки күремем килә башлаганнан бирле циклым регуляр түгел. Әллә бетә инде, 30 яшем тулыр-тулмас климакска керәм ахры дип борчылган чакларым да булгалады. Күп вакытта «кунакларым» ике айга бер генә, сагындырып кына килеп интектерде. Физиологиям шундый булгандыр. Миңа хәзер 47 яшь һәм бер ел инде күремем ай саен килә. Бу минем өчен бик сәер. Күрем алдыннан үземне бик сәер хис итәм. Минем фикеремчә, организмымның шул рәвешле климакс чорына әзерләнә.Соңгы вакытта башым чигәдән кысып авырта, әйләнеп тә ала, эчтән дә борсаланам. Бик нык тирлим һәм тыным бетә. Ирем: «Тикшеренмичә булмый инде, йөрәк бу, хатын, йөрәк. Отпускной акчаларың күчкәч, Казан табибларына барып күренеп кайт», - дип йөри. Җәйге челләдә Казанга гына чыгып китәсем бар менә (көлә). Ир-атлар безне әнә шулай мәңге яшь калачаклар дип уйлый торгандыр инде алар, беркатлылар.

Соңгы вакытта бер урында озак утырып тора алмыйм. Үземнең түгел, кешенең эшсез торуын күрсәм дә эчем поша. Иремнең өйдә тик утыруын күрсәм, ярсый башлыйм. Аңа да авыр инде минем мондый халәттә булуым. «Бер өч елдан узачак», - дип тынычландырмакчы булам да, тукта, әйтмим әле дим. Тагын өч ел түз дисәң, чыгып таярга да күп сорамас.

Минем кызымның да күрем циклы регуляр түгел. Нәселдән дә күчә икән ул.

 

Фото: © pixabay.com

Р. 49 яшь. Бала тапкан, балаларын күкрәк сөте белән имезгән кешеләрнең климаксы соң гына була дигәнне ишеткәнем бар. Миф икән. Өч тапкыр бала тапсам да , балаларны күкрәк сөтем белән имезсәм дә, менопауза вакытым тиз килеп җитте. «Прилив»лар булгалый, үземне начар хис итәм. Укытучы булып эшләгәч, еш борчылырга туры килә. Бары тик спорт белән шөгыльләнү, табигать кочагына чыгып ял итү генә бераз тынычландыра.

Я. 56 яшь. Менә бер ел инде гел гормональ дарулар белән генә торам. Аларны кабул итмәсәм, белмим ничек түзәр идем. Файдасын күрәм. Тынычландыра торган даруларым да гел кул астымда. Чөнки кичкә таба нерваланып, кычытына башларга да мөмкинмен. Хәтта чәчемне кистерергә кергәч, чәчтарашханәдә дә тыныч кына бер урында утырып тора алмыйм. Озак, җентекләп эшләүләре җенемне чыгара.

Ф. 56 яшь. Минем климакс әнкәйнең авырып, урын өстенә яткан вакытына туры килде. Шуңа күрә аңа артык игътибар биреп торырга мөмкинлегем булмады. Шабыр тиргә батып йөргәнемне, йөрәгем кагып интектергәнне генә хәтерлим.

Әнинең үзенең климакс чоры бик авыр узды, ул, кан басымы күтәрелеп, Пучы хастаханәсендә дәвалану курсы да узган иде.

Г. 62 яшь: Мин үзем акушер булгач, климаксның барлык билгеләрен белә идем. Кайвакыт өстемнән чиләк белән кайнар су койган кебек була. Кеше әйткән бер сүзгә дә кабынып китә башладым. Андый вакытта табиб белән киңәшләшеп, кирәкле дарулар эчәргә кирәк. Минем кайбер дус кызларда климакс бернинди симптомсыз үтте. Хәзер инде медицина алга китте, сыйфатлы дарулар күп, хатын-кызларга бермә-бер җиңелрәк.

«Климакс вакытында хатын-кызларның ир-атларныкы кебек корсагы үсә»

Венера Харисова укучыларыбызга килимаксны җиңелрәк кичерү өчен киңәшләр бирде. Бу чорда организмдагы үзгәрешләр, җенси тормыш турында сөйләштек. Табиб климаксның уңай яклары турында да әйтеп үтте. 

Венера Ильдусовна, иң беренче климакс төшенчәсенә аңлатма бирегез әле.

Климакс – ул хатын-кыз һәм ир-атларның физиологик халәте. Ир-атларның дип әйтүемә аптырап калмагыз, әйе, ир-атларда да климакс чоры була.

Ә инде хатын-кызлар климаксы турында сөйләгәндә, күкәйлекләр хатын-кыз гормоны - эстроген җитештерүдән туктый, шул сәбәпле күрем килми башлый һәм хатын-кыз әкрен генә менопауза чорына аяк баса.

Климакс ничә яшьләрдә башлана һәм бу чорда хатын-кыз организмы нинди үзгәрешләр кичерә?

Бу бик индивидуаль әйбер. Ләкин медицина тикшерүләре буенча хатын-кызларда климакс 52 яшьтә башлана дип санала.

Климаксны һәр хатын-кыз үзенчә кичерә. Кемнеңдер бернинди симптомнары булмаска, күреме килүдән туктагач та хатын-кыз үзен элекке кебек үк яхшы хис итәргә мөмкин. Шулай да күпчелек хатын-кызлар климаксның махсус специфик билгеләренә зарланып мөрәҗәгать итә. Болар иң беренче чиратта көндезге кан йөгерү (приливы) яки организмдагы вегетатив үзгәрешләр. Кан тамырлары киңәю нәтиҗәсендә кан йөреше тизләшә һәм хатын-кызның тәне бер эсселәнә, бер суына. Битенә кызыллык йөгерә, ул мизгел эчендә шабыр тиргә бата.

Начар йоклый башлау, хәтер, кәеф начарлану, тиз ярсып китү дә климаксның киң таралган симптомнары.

Климакс чорына кергәннән соң хатын-кызның аналык җиңсәсендә дә үзгәрешләр була. Бүлендек күләме кимү сәбәпле, хатын-кызлар җенси якынлык вакытында да, көнкүреш тормышта да уңайсызлыклар тоя башлый. Болар –   климаксның иң киң таралган билгеләре.

Климаксның сирәгрәк очрый торган симптомнары турында да әйтеп үтәсем килә. Хатын-кыз гормоннары җитәрлек булмау сәбәпле, организм тулысынча үзгәрешләр кичерә. Бу фонда кан басымы күтәрелергә, кан тамырларының тотрыклылыгы булмау аркасында атеросклероз башланырга мөмкин. Ә инде атеросклероз турыдан-туры инсульт һәм инфаркт куркынычын тудыра.

Постменапауза чорында (климакс башланып берничә ел узгач) шул ук эстроген кытлыгы нәтиҗәсендә безнең сөякләрне саклый торган кальций матдәсе организмыбыздан актив чыгарыла башлый, сөякләр тиз сынучанга әверелә. Моның нәтиҗәсендә хатын-кызның остеопороз, яки сөяк авыруы белән интегү ихтималы бар.

Менопауза чорының тагын бер куркыныч ягы - симерү. Шул ук эстроген матдәсе җитмәү сәбәпле, хатын-кызның организмында ир-ат гормоннары беренче планга чыга һәм хатын-кыз ир-атлар кебек тазара башлый. Мәсәлән, хатын-кызларның, гадәттә, ботлары, биле юаная бит, ә климакс вакытында аларның корсагы үсә.

 Организмга эстроген җитмәү - шикәр диабеты китереп чыгарырга да мөмкин.

 

Фото: © Венера Харисованың шәхси архивыннан

Климакс якынлашуын хатын-кыз ничек аңлый ала?

Иң беренче чиратта, хатын-кызның менструаль циклы кыскара. Мәсәлән, элек аның күрем циклы стабиль 28 көн булса, климакс алдыннан 25-24 көнгә генә калырга мөмкин. Менструаль көннәр саны, шулай ук кан килү күләме дә үзгәрә. Соңрак күрем килүнең ешлыгы бозыла. Күрем көттереп кенә, 2-3 айга бер генә килә башлый.

Менопауза вакытында кан китү очраклары да күзәтелә.  Бу исә  гемоглобин төшү, кан килүләр массив һәм озак дәвам иткән очракта организмдагы гомуми канның кимүенә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә күрем белән тоткарлыклар башланса, кичекмәстән гинекологка мөрәҗәгать итүегез хәерле.

«Бала тапмау, күкрәк сөтен имезмәү - иртә климаксның төп сәбәпләре»

Менопауза һәм климакс синоним сүзләрме?

Шулай дип әйтергә дә була. Менопауза – медицина термины, климакс дип гади телдә әйтәбез. Климакс – үз эченә пременопауза, менопауза һәм постменопауза төшенчәләрен ала. Климакска хатын-кыз күкәйлекләренең эшләү функциясе сүрелә башлану белән керә һәм бу халәт күрем килү тулысынча туктагач та дәвам итә.

Пременопауза – хатын-кызның соңгы күреме бетүгә кадәр 2-3 ел калган вакыт. Күрем килү вакыты бозыла, овуляция тәмамлана, климаксның беренче билгеләре күренә башлый.

Соңгы күреме килеп, бер ел узгач, хатын-кыз постменопаузада санала. Бер ел дәвамында күреме килмәсә (климакс яшенә җиткәч) хатын-кыз турында әйе, ул менопаузада, климакста дип сөйләшәбез. Бу вакытта аның күреме бетә.

Соңгы елларда климакс яшәрә дигәнне еш ишетергә туры килә. Моның сәбәбе нидә икән?

Бу беренче чиратта безнең туклану һәм яшәү рәвешебез белән бәйле. Соңгы вакытта күпләп синтетик продуктлар кулланабыз. Алар, әлбәттә инде, организмда уңай тәэсир итми.

Хатын-кыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан бала табар һәм аны күкрәк сөте имезеп үстерү өчен яратылган зат.  Ләкин замана хатын-кызлары үзләрен тулысынча гаилә тормышына багышларга ашыкмый. Бер-ике бала табудан узмыйлар, барысы да карьера ясау, акча эшләү белән мәшгуль. Бала тапмаган, имезмәгән очракта организмдагы фолликуляр запас кими. Төрле диеталар белән мавыгу да климаксның иртәрәк башлануына китерергә мөмкин.

Менопауза бик иртә башланырга мөмкинме? Мәсәлән, 25-30 яшьтә?

Тәҗрибәмдә андый пациентлар да бар. Ләкин андый очракларның һәрвакытта диярлек нинди дә булса патологик процесс белән бәйле булуын искәртергә кирәк.

Мәсәлән, бала тапкан вакытта бер 30 яшьлек хатын-кызның канын туктата алмадык. Бер генә ысул да ярдәм итмәде. Хезмәттәшләребез белән коллегиаль рәвештә «пациентның аналыгын алырга» дигән карар кабул итәргә туры килде.. Күпчелек очракта аналыкны алганнан соң күкәйлекләр дә үзләренең эшләү функциясен югалта һәм хатын-кыз яшь кенә килеш менопаузага керә.

Яшь хатын-кызның климаксы башлану нормаль күренеш түгел, моның һәрвакыт диярлек җитди сәбәбе була һәм аны эзләргә кирәк. Бу яман шеш авырулары, мәсәлән, күкәйлекләрнең функциясен туктатучы баш мие яман шеше булырга мөмкин.. Калкансыман бизнең тиешенчә эшләмәве дә күкәй күзәнәкләре эшчәнлеген сүрелдерә. Болар барысы да патологик климакс дип атала.

Иртә климаксның билгеләре бик көчле була һәм хатын-кызлардан бик күп ах-зарлар ишетергә туры килә. Андый очракларда хатын-кызга бары тик эстрогенны алмаштыручы гормон белән терапия генә ярдәм итә ала.

Гормоннар белән дәвалау билгеләгәндә бала табу сәләтен кире кайтару турында сүз бармый. Гормоннар хатын-кыз үзен яхшырак хис итсен һәм тулы канлы тормыш белән яшәү өчен кыенлыклар тумасын өчен генә кирәк.

Гормоннар кабул итү организм өчен зыянлы түгелме? Гормоннар онкология авырулары китереп чыгара дигән сүзләр ишеткәнем бар. 

Безнең илебездә яшәүче бөтен кешедә дә гормонофобия күзәтелә. Мәскәүдә төрле илләр тәҗрибәсен өйрәнгән бер профессорның лекциясен тыңларга туры килде. Аның сүзләренчә, башка илләрдә яшәүче россиялеләр инде күптән җирле халыкка охшап беткән. Тышкы кыяфәтләре белән аерылып тормыйлар. Күбесенең акценты да сизелми. Ләкин табиб янына баргач, теләсә кайсы россияле дару турында: «Бу гормон түгелме?» дип сорамыйча калмый икән. Шушы сорау аларның Россия гражданины булуын таныта.

Әйе, гормонофобия бар. Ләкин бер генә табиб та гормоннарны болай гына, тикшерүләр уздырмыйча билгеләми. Гормоннар кабул итәр алдыннан хатын-кызларга тулы комплексы тикшеренүләр билгеләнә. Пациент иң беренче чиратта кан анализы, рак күзәнәкләренә мазок тапшырырга, маммография һәм күкрәкләренә УЗИ узарга тиеш. Әлеге препаратларны билгеләр алдыннан хатын-кызның сәламәт булуына инанырга кирәк.

Гормоннар хатын-кызның яшенә карап, аның зарларына карап билгеләнә. Ә инде гормон рак китереп чыгара дигән сүзгә ышанырга кирәк түгел. Тикшерүләр күрсәткәнчә, мәсәлән, биш ел дәвамында бер үк гормон белән дәвалану узган хатын-кызның күкрәк яман шеше белән авыру ихтималы күпкә кимрәк. Гормоннар яман шеш китереп чыгармый, бары тик аларны кабул итә башлаганчы тулысынча тикшеренегез.

Эстроген гормон белән терапия артык тазарып китмәскә дә ярдәм итә, абдоминаль майлар (корсак тирәсенә җыела торган май запаслары) туплануны киметә яки симерүнең профилактикасы булып тора. Бу гормонны кабул иткәндә инсулинга карата сизгерлек кими, шикәр диабеты башлану куркынычы азая.

Климакска кергән бөтен хатын-кызларга да гормоннар кабул итәргә кирәкме?

Юк, әлбәттә. Климаксны җиңелрәк кичерүчеләр диета тотып, махсус үләннәр эчеп тә хәлләрен яхшырта ала. Мәсәлән, прутняк яки изге витекс үләннәре җенси гормоннар дәрәҗәсен нормада тотарга булыша һәм организмга әйбәт йогынты ясый.

Климакс вакытында күп хатын-кызлар хис-кичерешләре белән идарә итә алмый. Андый чакта тынычландыра торган дарулар ярдәмгә киләме?

Тынычландыра торган даруларның нәтиҗәсе булмаска мөмкин. Әгәр дә хатын-кыз үзен эмоциональ яктан начар хис итә, эше дә борчулы икән, мин аңа бары тик гормональ терапия генә тәкъдим итәр идем. Мәсәлән, җитәкче вазифасында эшләүче хатын-кызлар бар. Аларга кеше янында булырга, каядыр чыгышлар ясарга кирәк. Үз-үзен кулда тотарга, шулай ук тынычлап йоклау, елыйсы килү кебек симптомнарны бетерергә гормоннар ярдәм итәчәк. Ләкин гормоннар белән дәвалауны бары тик постменопауза чорында гына билгеләргә мөмкин. Әгәр дә хатын-кызның күреме килү ун ел элек туктаган икән - гормоннарның файдасы булмаячак. 

 

Фото: © pixabay.com

«Климакс башланды дип уйлап, авырга узган хатын-кызлар була»

Климакс чорында хатын-кызның интим тормышы ничек үзгәрә?

Эстроген матдәсе безне чын хатын-кыз итүче гормон. Алар аз бүленеп чыга башлагач, хатын-кызларның җенси тормышка карата кызыксынуы беркадәр кимергә мөмкин. Алда сөйләп үткән аналык җиңсәсенең корылыгы да интим тормышка карата битарафлыкның бер сәбәбе. Ләкин сексуальлекнең иң мөһим гормоны – климакс чорында хатын-кызлар организмында активлаша торган андроген дигән ирләр гормоны. Шуңа күрә җенси теләк бетә дип әйтеп булмый. Кайбер хатын-кызларда киресенчә, артуын да күзәтергә мөмкин әле.

Климакс вакытында авырга узудан сакланырга кирәкме? 

Хаытн-кызлар климакска керү чорында һәм кергәч күпмедер вакыт сакланырга тиеш. Күрем килүнең паузалары башлангач та балага узган хатын-кызлар була.

Минем эш тәҗрибәмдә кызыклы очрак булган иде. Бер хатын-кыз озак еллар балага уза алмыйча интеккән. 45 яшендә барысына да кул селтәгән, күреме килми башлагач, климакска кердем дип уйлаган. Эче авыртып, миңа мөрәҗәгать итте. Карасам, карынындагы сабые инде 17 атналык булган. « Мин бит гомер буе бала теләдем. Аллаһы Тәгалә миңа картайган көнемдә булса бала бүләк итте», - дип бик шатланган иде. Ул баласын исән-сау тапты, улы мәктәптә укый инде. Хәзер күренергә килгәндә еш кына шул вакытларны искә төшерәбез.

Климакс чорында хатын-кыз үз-үзен ни рәвешле кайгыртырга тиеш? Ничек тукланырга, нинди яшәү образы алып барырга?

Менструаль календарь алып барырга кирәк. Соңгы күременең кайсы айда булганын искә төшерә алмаган пациентлар да була. Шулай ук климакс вакытында гинекология буенча мәҗбүри тикшеренүләр - аналык җиңсәсеннән мазок тапшырырга, маммография һәм кече таз органнарына УЗИ узарга кирәк. Яман шеш авырулары, гадәттә, климакс вакытында беленә башлый. Гормоннар уйнау (аларның үзгәреп торуы) - яман шеш килеп чыгуга стимул бирә. Шуңа күрә тикшеренүләргә «әй, узармын әле» дип кенә җиңел карамагыз.

Мондый вакытта туклану режимы һәм рационга аерым игътибар бирергә кирәк. Рационда яшелчәләр, кузаклылар күп булсын. Артык тозлы, борычлы ризыклар ашамагыз. Шулай ук ризыкны җылы килеш ашарга кирәк.Кайнар да, салкын да түгел, нәкъ менә җылы килеш. Алайса безнең татар халкы кайнап утыручы самовар борыныннан чәй агызып эчәргә ярата. Кайнар ризык «прилив»ларны көчәйтә.

Климакс вакытында контраст душ кабул итү организмга бик уңай тәэсир итә, безне ныгыта. 

Спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителә. Әгәр дә мускуллар нык булса, үссә, сөякләргә һәм сеңерләргә нагрузка кимрәк булачак.

 

Фото: © pixabay.com

Бәлки климаксның уңай яклары да бардыр?

Климакс – безнең тормышыбызның гадәти бер периоды. Аннан качып булмый, аны бары тик җиңеләйтеп һәм кабул итеп кенә була. Тискәре яклары күп булса да, бу организмның нормаль халәте. Ә инде уңай ягына килгәндә, климакс чорына ныклап аяк баскач, теләмичә балага узу куркынычы артта кала дигән сүз. Климакс килеп җитү белән хатын-кыз картая дип уйлау да дөрес түгел. Ул алга таба бернинди саклану препаратлары кабул итмичә, тынычлап җенси тормыш белән яши ала. Аналык җиңсәсенең корылыгы комачау иткән очракта, даруханәләрдә сатылучы төрле лубрикантлар ярдәмгә килә ала. Аларны кулланып, сексуаль тормышның сыйфатын яхшыртырга мөмкин.

  • Климакс нәрсә ул һәм аның билгеләрен ничек җиңеләйтергә?

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

«Северная красота» пусков Плесецка



Мода

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)




Українські новини

Estischool - Школа за британською програмою



Новости 24 часа

Новые вызовы и обеспечение технологического суверенитета квалифицированными кадрами обсудили в Москве



Game News

Five new Steam games you probably missed (May 20, 2024)



Москва

Relax-медитация объединит города России



News Every Day

UFC plans to be ‘flexible’ in next broadcast rights deal, including potential end to traditional PPV



Блоги

В РМАТ ПРОШЕЛ I БИЗНЕС-ФОРУМ ВЫПУСКНИКОВ РМАТ 1999-2023 ГОДА ВЫПУСКА, ПОСВЯЩЕННЫЙ 55-ЛЕТНЕМУ ЮБИЛЕЮ АКАДЕМИИ



Москва

Психолог Яушева: при разрыве отношений стоит взять паузу для оценки ситуации



Анастасия Волочкова

Анастасия Волочкова рассказала в шоу Анфисы Чеховой на ТВ-3 о своём детстве



Москва

В рамках выставки АРХ Москва «Стройгазета» проведет круглый стол о пользе инноваций в строительстве



WTA

Шнайдер вышла в финал турнира WTA-125 в Париже, обыграв Грачёву



Москва

Lipatov Sound заявил о выходе нового трека “Red City”



Театр

Театр танца Катерины Нейман выступил на главной сцене ТРЦ «Нора»



Симферополь

Литературный монолог «По праву памяти», к 105-й годовщине со дня рождения А.С. Крупнякова, советского и российского писателя.



Москва

МегаФон расширяет продажи в 10 регионах России



Москва

Сергей Собянин принял решение о расширении мер поддержки промпредприятий



Москва

V Общероссийская конференция «Устойчивое развитие этнокультурного сектора» представит калейдоскоп успешных практик в сфере социального проектирования



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Более 600 деревьев высадили в дендропарке Ногинска





Путин в России и мире
Москва

Король Бахрейна прибудет 22 мая с визитом в Москву


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Запись от имени Президента Беларуси сделана в книге соболезнований в посольстве Ирана




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский объяснил, почему не хочет приглашать РФ на «саммит мира»


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анна Нетребко

"Не надо нам петь": Почему оперную певицу Анну Нетребко не пустили заработать в Швейцарии



Москва

Центр Всероссийского музея А. С. Пушкина откроется в библиотеке-читальне

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net