Татарстанның 3 моношәһәрендә эшсезләр саны кимегән
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 1 332 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 9 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Яшел Үзән һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 6 октябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 415 һәм 216 эшсез кеше исәптә тора, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт министрлыгы.
Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Алабуга (+2), Менделеевск (+3) һәм Түбән Кама (+1) шәһәрләрендә күзәтелә.
Кама Аланында бу атна эчендә хәл үзгәрмәгән, анда элеккегечә 169 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан исәпләнә.