Менделеевск районының Ижевка авылында милли яулыклардан келәм тәкъдим ителәчәк
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Менделеевск районының Ижевка авылында «Яулык: милләт символы» бөтенроссия фестивалендә милли яулыклардан келәмне тәкъдим итәчәкләр.
Чара 28 августта 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Чулман елгасы буенда милли уеннар һәм күңел ачулар, җыр-хореография этнокомпозицияләре, милли ризыклар, яулыклар, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ярминкәсе узачак.
⠀