Татарстанда узган тәүлектә ковид йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган
(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 38 кеше коронавирус йоктырган. Барлык очракта да чирне авыру кеше белән аралашканда эләктергәннәр.
«11 кеше хастаханәгә салынган, 27 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 14 кеше ковид йоктырган. Чаллыда 10 кеше, Алабугада өч, Менделеевск районында ике кеше вирус йоктырган. Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнарында берәр кешенең ковид белән авыруы ачыкланган.
Татарстанда пандемия башланганнан алып, 22,3 мең кеше ковид белән авырган, 20 мең кеше (узган тәүлектә — 16 кеше) коронавирустан терелгән.
Шимбә узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 вазгыяте киеренке һәм республикада авыручылар саны артуын әйтте. Бүген ковидтан саклануның ике юлы бар, берсе — эпидемиягә каршы чараларны үтәү, икенчесе — вакцинация, дип искәртте ул.