Менделеевскида ике яшьлек улын даими рәвештә кыйнаган өчен хатын-кызны хөкем иткәннәр
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Менделеевск районында ике яшьлек улын кыйнаган һәм мунчада бикләп тоткан өчен хатын-кызны хөкем иткәннәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Апрель аеннан май аена кадәр 22 яшьлек хатын үзенең кечкенә улын даими рәвештә кыйнаган. Баланы салкын мунчада бикләп тоту тәрбиянең тагын бер ысулы булган. Хатын үз гаебен тулысынча таныган һәм үкенгән. Ул балалар йортында үскәнен һәм балага үзе белгән тәрбия алымнарын куллануын әйткән. Читать дальше...