Татарстанда Кама елгасында ком һәм вак таш тутырылган баржа комга утырган
(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстанда Кама елгасында ком һәм вак таш тутырылган баржа комга утырган. Бу хәл Лаеш янында булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Башта судно Мамадыш районының Грахань авылыннан Казанга кадәр хәрәкәт итә. Баржаны сай урыннан чыгару өчен «Капитан Галәветдинов» теплоходын җәлеп иттеләр. Беркем дә зыян күрмәде. Моның сәбәбе ачыклана.