Мамадышта Беренче канал операторлары кышкы Олимпиадага әзерләү турында сюжет төшерде
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Мамадышта Беренче канал операторлары булды. Корреспондентлар җирле спортчыларның алдагы Бөтендөнья кышкы Олимпиадага ничек әзерләнүләре турында сюжет төшерде. Бу хакта «Нократ» газетасы яза. 2022 елда Казан Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын кабул итәчәк. Аларда бөтен дөньядан 2 мең спортчы катнашуы көтелә. Ярышлар атлетлар өчен үсеш үзенчәлекле уздырыла. Катнашучылар арасында Мамадыш коррекцион мәктәп-интернат укучылары да чыгыш ясаячак. 2018 елда Чикагода юнифайд-футболда җиңү нәтиҗәсендә мамадышлылар Махсус Олимпиадада катнашу мөмкинлегенә ия булды. Россиядә мондый уеннарның әле үткәрелгәне булмады. Әмма илдә махсус олимпия хәрәкәте 20 елдан артык үсеш ала һәм Россия атлетлары чит илдә уңышлы чыгыш ясый.