Австралия татарлары язучы Шаһинур Мостафин үлеменә бәйле кайгы уртаклашу хаты юллаган
(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Австралия татарлары күренекле язучы Шаһинур Мостафин үлеме уңаеннан гаиләсенең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Татарстанга — мәрхүмнең гаиләсенә һәм якыннарына кайгы уртаклашу хатын Австралия татар-башкорт ассоциациясе Башкарма комитеты исеменнән Гайшә Маски юллаган. «Татар халкының асыл улы, Татарстанның горурлыгы булган талантлы шагыйрь, язучы, журналист һәм Австралия татарлары өчен танылган шәхес һәм ак күңелле дустыбыз Шаһинур Мостафин әфәнденең вафат иткән хәбәрен алдык... Читать дальше...