Түбән Мәтәскә тавын менгән урында авария булды
Бүген иртәнге 8 сәгатьтә Казан — Малмыж юлының 77нче километрында (Түбән Мәтәскә тавын менгән урында) авария булды. Балтач ягыннан килгән «Киа-Рио» машинасы каршы як полосага чыга һәм «Газель» машинасы белән бәрелешә. Ике кеше зыян күрде һәм хастаханәгә озатылды. фото: http://e-kazan.ru/news/show/21868.htm