ИЛ АГАСЫ ГАРИФҖАН
Балтач районының Чепья авылындагы “Халыклар дуслыгы” музеена барган саен мирасханәнең байлыгына да, аның директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гарифҗан ага Галиевнең армый-талмый иҗтиһат кылуына да хәйран калып кайтам. Музей исә аның гомерлек хезмәтенең җимеше, табып үстергән, көч-куәт биргән, үз тәрбиясендә яшәтә торган бер баласы кебек. Мирасханәнең башлангыч алу тарихы 1965 елга барып тоташа.
Сугыш яралары аз булса да җөйләнә... Читать дальше...