Ингушетиядә җимерелгән мәчетне фотолар буенча яңадан торгызачаклар
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Ташны коры ысул белән өю белгече Рамзан Султыгов (Испания) җитәкчелегендәге Ингушетия реставраторлар мәктәбе таулы Джейрах районындагы борынгы мәчетне яңадан торгызу эшенә кереште. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы республиканың «Дзурдзуки» тарих-география җәмгыятенә сылтама белән хәбәр итә. «Республика ташчылар берлеге җыелышында таш белән эшләргә теләүчеләрне өйрәтү өчен реставраторлар мәктәбе булдыру турында карар кабул ителде. Команда беренчеләрдән булып Ингушетиядәге бүгенге көнгә кадәр сакланып калган иң зур манара комплексларының берсе – Эгикал территориясендәге мәчетне (ул 1944 елда ингуш халкын депортацияләгән вакытта җимерелгән) реставрацияләячәк», - дип белдерделәр җәмгыятьтә. Борынгы табыну корылмасын сакланып калган фотолар буенча яңадан торгызалар. Реставрация эшләре башланыр алдыннан аның территориясе тиешле хәлгә китерелгән, куаклар киселгән, чүп-чар һәм ташлар җыелган. Моның өчен өмә оештырганнар. Акциядә теләгән һәр кеше катнашкан.