Кайбер пенсионерларга акчалата өстәмә социаль ярдәм күрсәтеләчәк
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте кайбер төбәкләрдә яшәүче пенсионерларга социаль өстәмә түләүләр өчен 1,1 миллиард сумнан артык акча бирәчәк, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте. Акчаны 15 субъект алачак, аларда өстәмә түләүләр алучылар саны арткан. Аерым алганда, сүз Бурятия, Карелия, Якутия, Яһүд автономияле өлкәсе, Байкал арты крае, Амур, Ленинград, Магадан, Мурманск һәм Новосибирск өлкәләре турында бара. «Эшләмәүче пенсионерларга төбәк социаль өстәмәләренә 1,1 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Боерыкны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», — дигәннәр РИА Новостига Минстрлар Кабинетында. Хакимият вәкилләре пенсия алучы россиялеләрнең кереме төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, андыйлар өстәмә түләүләргә дәгъва итә ала, дип искәртте. Керем әлеге категория гражданнар өчен акчалата түләүләрнең гомуми суммасыннан чыгып исәпләнә. Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин пенсияләрне индексацияләүне инфляциядән югарырак дәрәҗәдә саклап калырга кушты. Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елдан бирле хакимият «бу кагыйдәне үтәп килгән», һәм хәзер дә, «инфляциянең сизелерлек үсешен исәпкә алып, бу принциптан чигенергә ярамый».