Россиядә ковид йоктыру очракларының үсеш темпы түбән булган төбәкләр билгеле
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россия субъектлары арасында бер тәүлектә коронавирус йоктыру очраклары Тывада аз артуы ачыкланды. Бу турыда коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Беренче урында Тыва Республикасы (0,04 процент), икенче — Магадан өлкәсе һәм Сахалин өлкәләре (0,06), өченче — Ямал-Ненец автоном округы, Карачай-Черкес Республикасы (0,07)», диелгән хәбәрдә.