Кариев театрының «ASYL» конкурсы җиңүчеләре арасында татар язучылары да бар
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры оештырган «ASYL» балалар һәм яшьләр драматургиясе конкурсының җиңүчеләре билгеле. Бу хакта Кариев театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң нәниләр өчен язылган пьесалар номинациясендә татар язучысы Галимҗан Гыйльманов җиңеп чыккан. 7 — 10 яшьлекләр өчен язылган пьесалар номинациясендә — Игорь Витренко (Рязань), Александр Тюжин (Оренбург), 11 — 15 яшьлекләр — Алексей Житковский (Нижневартовск), 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен язылган пьесалар номинациясендә — Анна Донатова (Краснодар крае, ст. Григорьевская).
Махсус премия биш кешегә бирелә. Болар — Татьяна Ласкина (Төмән), Гүзәл Тарханова (Казан), Аглая Юрьева (Санкт-Петербург), Фаина Савенкова (ЛНР, Луганск), Оксана Василенко (Вологда).
Дүрт җиңүчегә 70әр мең сум премия каралган, махсус приз ияләренә 30 мең сум бирелә.
Жюри рәисе — Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, жюри әгъзалары арасында татарча текстларны Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, Нияз Игъламов укыган. Жюри әгъзалары арасында Юлия Тупикина, Оксана Кушляева бар.