Татарстанда коронавирус белән тагын 30 кеше авырган
(Казан, 31 май, «Татар-информ»).Татарстанда яңа коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы теркәлгән, аларның 1се - читтән кертелгән, 29ы башка авырулар белән аралашканда йоктырылган. «21 кеше хастаханәгә салынган, 9 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Казанда — 11, Чаллыда — 5, Баулы районында — 4, Әгерҗе районында — 3, Актаныш, Лениногорск һәм Минзәлә районнарында икешәр, Тукай районында бер кеше авыру йоктырган. 31 майга Татарстанда Covid-19 вирусының 21 484 очрагы теркәлгән. Барлыгы 18 490 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44 кеше узган тәүлектә.