(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында V «Абилимпикс-2021» төбәк чемпионаты башлана. Чара 15-29 сентябрьдә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. «Ярышлар 75 компетенция буенча Казан, Чаллы, Арча, Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Нурлат һәм Болгардагы 33 мәйданчыкта оештырылачак. 33 һөнәри белем бирү оешмасы ярыш мәйданчыклары сыйфатында чыгыш ясаячак», - дип искәрттеләр чемпионатның матбугат хезмәтендә. Читать дальше...