Краснодардагы «Энҗе» коллективы татарча бию дәресләренә чакыра
(Казан, 28 март, «Татар-инфом»). Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыяте милли биюе дәресләренә төркем җыю турында игълан итте. Оешманың социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, «Энҗе» бию коллективы шимбә көнне кичке дүрттә теләге булган һәркемне татарча биергә өйрәтәчәк. Дәресләр Краснодар шәһәренең Кызыл армия урамындагы 53 нче йортта була.