Татарстанда йөз яшьлек ветеранга Кызыл Йолдыз ордены тапшырдылар
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Мөслим районында бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан йөз яшьлек ветеран Гыйндулла Сәхиповка Кызыл Йолдыз ордены һәм таныклык тапшырдылар. Сержант Гыйндулла Сәхипов сугышның ахырында - 1945 елның май сугышлары вакытында Германия территориясендә батырлык күрсәтә. Ул бүләккә тәкъдим ителгән була, ләкин ул чакта аңа бүләк тапшырылмый калган. Гыйндулла (Гандулла) Сәхипгәрәй улы Сәхипов 1920 елның 15 октябрендә Баек авылында (хәзер – Мөслим районы) туа. Хәрби хезмәткә 1941 елның июнендә Чиләбе өлкәсенең Златоустов район хәрби комиссариатыннан алына. 1945 елның 27 июнендә немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк итеп башкарганы һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Гыйндулла Сәхиповка Кызыл Йолдыз ордены бирелә, әмма ул чакта бүләк тапшырылмый кала. Элек фронтовик «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән булган. 1946 елда запаска демобилизацияләнә.