Казанда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә мемориаль такта куячаклар
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда язучы Кави Нәҗми һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова истәлегенә мемориаль такта куелачак. Әлеге указны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
«Татарстан Мәдәният министрлыгының, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең К. Г. Нәҗметдиновка һәм С. С. Әдһәмовага үзләре яшәгән йортта — Казан шәһәренең Зур Кызыл урамындагы 57б йортына мемориаль такта кую тәкъдимен кабул итәргә», — диелгән документта.
Һәйкәлдә татар һәм рус телләрендә язу булачак.
«Бу йортта татар әдәбиятының күренекле әһелләре — язучы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Кави Нәҗми (Нәҗметдинов) (1953-1957) һәм тәрҗемәсе Сәрвәр Әдһәмова (1953-1978) яшәгән», дип язарга диелгән указда.