Сугыш ветераны Уфадагы үзәк урамга Путин исемен бирергә тәкъдим итте
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышы ветераны Габдерәүф Гәрәев Уфадагы үзәк урамны Владимир Путин исеме белән атарга тәкъдим итә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
«Берәр яхшы шәһәрдә, мәсәлән Уфада үзәк урамга яки аның янәшәсендәге урамга Путин исеме бирер идем, ул моңа лаек. Бәлки анда Владимир Владимирович белән очрашырмын. Әгәр очраша калсак, аны кочаклар идем. Рәхмәт әйтәчәкмен, сәламәтлек, бәхет теләячәкмен. Ул молодец, яхшы җитәкче. Нәкъ шулай дип әйтәчәкмен дә», — диде ветеран.
95 яшьлек Габдерәүф Гәрәев 9парашют белән сикереп, Мәскәүнең Кызыл мәйданына төшәргә хыяллана. Бөтен дөнья карасын, ди ветеран. Сугыш вакытында ук «Метеор» кушаматы алган элекке танкист Үзәк хәрби округы солдатлары ярдәме белән соңгы модификацияле Т-72 танкы руленә утырып йөрисе килү хыялын чынга ашырган инде.