“Молебка өчпочмагы” һәм читтәге тормыш турында
Татарстаннан читкә чыгып йөри башлаганчы, бездә тормыш яхшы, дип шыттыралар дип уйлый идем. Хәзер ышандым. Узган гасырның сиксәненче елларындагы кебек яшәүче төбәкләрне үз күзләрем белән күргәч.
Бигрәк тә Пермь крае гаҗәпләндерде. Газ өстендә “утыручы” авыллар утын ягып көн күрәләр. Урман арасында “адашып калган” авылларда тоташ сорылык. Яртысы – ярым ишелгән йортлар, җитмәсә шундый өйләрнең тәрәзәләрендә утлар кү-ренгәли. Димәк, кешеләр яши. Цивилизациядән ун карыш ерак торучы бу авылларда пенсионерлар гына калгандыр ин-де. Читать дальше...