Тугыз яшьлек кызны көчләгән мәктәп укучысын төрмәгә утыртмаячаклар
E1.RU сайты Краснотурьинск шәһәрендә булган җинаять турында яза. Унике яшьлек малай ике ир туганы һәм дусты белән тугыз яшьлек кызны урманга алдап алып керә һәм иптәшләре карап торганда аны көчли. Малайларның берсе дә кызга ярдәм итми. Аларның иң олысына 13 яшь. Туганнар - авыр гаиләдән, әмма исәптә тормаганнар. 30 яшьлек әниләре сыер савучы булып эшли, әтиләре юк. Малайлар кызны урманда учак ягабыз дип чакырган. Кыз әнисе һәм үги әтисе белән яшәгән, бик беркатлы, ышанучан, тыныч бала булган. Малай өй арестында утыра, дип яза сайт. Читать дальше...