Милләтләр йортында Казан һәм Санкт-Петербург бәйләнеше турында күргәзмә ачылды
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Милләтләр йортында «Йөз ел бергә. Казан-Санкт-Петербург транзит» халыкара күргәзмәсе ачылды. Анда Татарстан Рәссамнар берлегенең «Безнең Республика» һәм ТАССРның 100 елллыгына багышланган проекты кысаларында Россиянең 12 төбәгеннән катнашалар. Экспозицияне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге» оештыра. Бу турыда Вәкиллек хәбәр итә. Читать дальше...