Другие новости Керчи и Крыма на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Ярты гасырлык “Волга“да – алты мең чакрым

Казан–Симферополь-Севастополь маршруты буенча 52 яшьлек “Волга“да алты мең чакрымнан артык юл үтеп кайттылар Әгерҗедән Рафаэль ҖИҺАНГӘРӘЕВ һәм Рәис ГАДЫРШИН.
 
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Чабаксардагы автоклуб әгъзалары хәрби дан шәһәрләре буенча сәяхәткә чыгу тәкъдиме белән чыкканнар иде. Әлеге матур идеяне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Авто Ретро Клуб-21“ президенты Фәрит Мөхәммәтшин да хуплады. Июнь ахырында Татарстаннан ике “Волга“, бер “Москвич“ озын юлга кузгалдылар. Аларга Чабаксардан һәм Түбән Новгородтан җиде машина өстәлде. Сәяхәткә чыгучыларны Казанда Дәүләт Советы бинасы каршында Фәрит Мөхәммәтшин хәерле юллар теләп  үзе озатып калды.  
Мин сезнең өчен борчылам да инде. Узган гасырда эшләнгән машиналарыгыз белән меңләгән чакрым юлны ничек узарсыз икән? – дигән ул. 
Әмма борчылулар урынсыз булган. 
“Волга“быз ник бер көйсезләнсен! Сәгать кебек эшләде, – ди Рафаэль. 
Юлга чыгар алдыннан машинаны төзекләндергән эшмәкәр Ленар Джаметовка олы рәхмәтләрен газета аша җиткерүебезне дә үтенделәр егетләр. 
70-80 километр тизлек белән баручы “Волга“да эсседә көн-төн бару җиңел булмагандыр инде димен.
Бер авырлыгын да тоймадык, – диләр алар елмаеп. – Колонна белән баргач тизлекне бик арттырып та булмый. Аннан соң без бит ял итә-итә бардык. Чабаксарда кундык. Юлда өч тәүлек узды. Палаткалар корып ял итеп алдык, кунакханәләргә туктадык. Тамак ялгарга кафега кердек. Шунысы бик гаҗәп тоелды: юлда бер генә тапкыр да “гаишник“лар туктатмады безне, – ди Рәис.
Керчь шәһәренә паром аша чыгалар алар. Паром 170 машина, 600ләп кеше сыя икән. Әлеге шәһәрдә автоузышта катнашучылар ветераннар активы белән очрашканнар. Дан скверында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салганнар. 
Бик күп тарихи урыннар буенча сәяхәт иттек, мемориаль комплексларда булдык, – ди Рәис. 
Керчьтагы бер сәяхәт безнең күңелләрдә аеруча озак сакланыр. Без герой-шәһәрдә иң данлыклы һәм сугыш елларында бик күп югалтулар алып килгән музейда – “Аджимушкайские катакомбы“да булдык. 15 метр тирәнлектәге лабиринтта 1942 елда ярты ел Кызыл Армия сугышчылары һәм Керчь халкы – барлыгы 10 меңләп кеше яшәү өчен көрәшә. Утсыз, ашау-эчүсез көн күрәләр алар. Пычак, тимер кисәкләре белән кое казырга мәҗбүр булалар. Немец гаскәрләре биредәге халыкны юк итү өчен барысын да эшли: керү юлын томалап берничә тапкыр газ җибәрәләр. Беренче тапкырында бик күп карт-коры, сабыйлар, яралылар вафат була. Меңләгән кешенең гомере ачлыктан өзелә. Бары 150 кеше генә исән кала дигән фаразлар да бар. Бүген дә бирегә халык йомшак уенчыклар, чәчәкләр алып килә. Бу музейда тыныч кына йөрү мөмкин түгел. Күңелгә бик авыр булды, – ди Рафаэль.
Керчьта якташыбыз – Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахмановның исеме язылган мемориаль такта янында фотосурәткә дә төшәләр алар. Ә Севастополь шәһәрендә якташыбызның улы Игорь Абдрахманов белән очрашалар. 
Әтисе турында бик якты истәлекләр сөйләде ул безгә. Якташлары белән очрашуына чын күңелдән сөенүен белдерде һәтм әгерҗелеләргә сәлам юллады. Игорь әфәнде әтисе истәлегенә музей ачу хыялы белән дә яши, – ди Рәис.
Симферопольдә Татарстанның биредәге вәкиле белән очрашалбар, аларга Әгерҗе чәкчәген бүләк итәләр. 
Гомумән, сәяхәт безгә бик ошады. Кырымның табигате, Кара диңгездә коену, бик күп тарихи урыннарда булу әйтеп бетергесез матур тәэсирләр калдырды. Бу сәяхәтнең тагын бер максаты – Кырым белән Татарстан арасында дуслыкны тагын да ныгыту иде. Кайтканда да бик күп шәһәрләр аша уздык. Әмма ничек диләр әле, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җирме? Без дә ун көн эчендә якыннарыбызны, Әгерҗебезне сагынырга өлгердек, – ди Рафаэль.
Шундый матур сәяхәткә бару мөмкинлеге тудырган, матди ярдәм күрсәткән шәһәребезнең мәрхәмәтле эшмәкәрләр Али Ибраһимов һәм Рөстәм Фәтхетдиновка зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диделәр егетләр. 
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА. 


Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Керчи — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Керчи или других населённых пунктов Крыма мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Керчи можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Керчи и Крыму






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Керчи и Крыма. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Керчи — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Крыму




Путин в Крыму

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Крыму


Частные объявления в Керчи, в Крыму и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net