Оператив штабта коронавирус очраклары иң акрын темпта арта торган төбәкләрне атадылар
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар иң акрын темпларда арта торган төбәк – Тыва Республикасы (0,01 процент).
Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.
«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Тыва Республикасы — 0,1 процент, 2. Ямал-Ненец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Еврей автономияле өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Хакасия Республикасы, Ингушетия Республикасы — 0,2 процент», - диелә хәбәрдә.
Адыгея, Якутия, Чечня, Алтай, Дагыстан, Карачай-Черкас республикалары, Томск, Кемерово, Мурманск һәм Кострома өлкәләрендә 0,3 процент үсеш билгеләп үтелгән.