Казан Кремлендә яңа күргәзмә: «Үзебездә һәм киләчәк буыннарда эзләнүләргә омтылыш уятсын»
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннар күргәзмә залларында «Казанның мәдәни асылташлары: рухи мирас һәм тамырлар» масштаблы күргәзмәсе ачылачак. Дөресрәге, кичә ул тест режимында ачылды да инде. 10 майдан Казан Кремлендә йөргән һәр кеше әлеге кызыклы күргәзмә белән таныша алачак.
Татарстан мәдәният миинстры Ирада Әюпова: «Без шушы көннәрдә безнең «Тархан» тапшыруының финалын яздырдык. Катнашучы егет-кызларны күзәткәнгә соңгы елларда дөньяга карашыбызның чыганагы һәм фәлсәфәсенә ешрак мөрәҗәгать итә башлавыбызны аңладым. Бу бик әһәмиятле.
Бу проект күптән күңелдә йөрде һәм шактый озак җитеште. Безнең фикердәшләребез дә байтак. Бу проект – безнең юлыбыз һәм ул кыска дистанциягә йөгерүгә тиң булмасын иде. Ул кешегә яңадан-яңа тирәнлекләрне ачарга булышсын. Белемгә омтылыш, эзләнүләргә омтылыш булсын иде. Ул үзебездә һәм киләчәк буыннарда эзләнүләргә омтылыш инстинктын уятсын иде. Шундый зур миссияле проект бу. Безнең бу проект 2 ел тирәсе барыр дип планлаштырыла һәм ул даими яңартылып торачак».
Татарстан Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов: «Игътибар иткәнсездер – күргәзмәнең исемендә русчасы һәм татарчасы бер-берсенә туры килми кебек. Әмма алар бер-берсен тулыландыра. Бу уникаль коллекциядәге һәм экспонат асылташка тиң. Монда беренче генә тапкыр тәкъдим ителгән әйберләр дә бар. Бу күргәзмәләр кысаларында күп төрле чаралар булачак, балалар да киләчәк, интерактив зона да булачак. Күргәзмәгә кат-кат килергә мөмкин, чөнки ул яңарып, тулыланып торачак».
- Күргәзмәне оештыруда Казан шәһәре музей комплексы, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә, Татарстан Республикасы археология музее, Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм фонды, Санкт-Петербургның Дин тарихы дәүләт музее катнашкан, шулай ук, коллекционер Гөлшат Нугайбекова шәхси җыелмасыннан да экспонатлар бар. Күргәзмәнең кураторы – сәнгать белгече Ксения Паршина.
- «Экспозициягә 500 дән артык экспонат куелган, алар Урта гасырлардан алып XX гасыр башына кадәр чорны колачлый. Биш тематик бүлек хезмәт һәм дин, сәүдә һәм һөнәр, мәгариф һәм интеллигенциянең татар халкының уникаль мәдәни кодын ничек формалаштырганын күрсәтә», диелгән иде аннотациядә.
Темасы шул икән, бер борчуымны да әйтим әле: дөресен генә әйткәндә, соңгы елларда «мәдәни код» темасы белән пафос тудырырга өйрәнеп киттеләр. Ниндидер милли чара уздырылса «код» дип «модный сүз» белән ярлык тагалар да куялар. Бәлки, кодларны «ачмыйча» гына сокланырбыз асылташларга тиң хәзинәләребезгә.