Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Нәфисә Василованы искә алу кичәсе: «Нәфисәбез иртәрәк китте...»

Халыклар дуслыгы йортында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк ТАССРның халык артисты, кабатланмас тавыш иясе Нәфисә Василова (Анастасия Петровна Васильева) 80 яшьлек юбилеена багышланган «Үз илемдә» дип исемләнгән искә алу кичәсе узды. Кичә өченче ел «Җырчы Җәүкә» йортында эшләп килүче «Якын дуслар җыелышкач» дигән проект кысаларында оештырыла.

Концертны «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.

«Нәфисә Василованың 80 яшь гыйнвар аенда ук тулган иде, без хәзер генә билгеләп үтәбез. Ни өчен дигәндә, безнең «Җырчы Җәүкә» йортында Республика керәшен оешмасы һәм «Җырчы Җәүкә» йорты оештырган Теләче керәшеннәре айлыгы бара. Анастасия Васильева, тәхәллүсе (псевдонимы) буенча Нәфисә Василова. Ул безнең Теләче районы Субаш авылында туып-үскән нәселебезнең асыл заты. Аның 75 еллык юбилеен туган авылында Субашта уздырган идек, ә менә быел субашлар, теләчеләр Халыклар дуслыгы йортына зурлап 80 еллыгын уздырырга килде», - диде Республика керәшен оешмасының башкарма комитет җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова.

Концертта Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Теләче районы Субаш авылыннан «Нардуган» фольклор ансамбле, Казаннан «Казансу» ансамбле чыгыш ясады.

Кичәгә җырчының хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары һәм аның истәлеген хөрмәт итүчеләр чакырылган иде. Тамашачылар чын мәгънәсендә Нәфисә Василованың җанатарлары иде, чөнки алар аның репертуарында булган җырларны тыңлап кына утырмадылар, ә кушылып та җырладылар.

Нәфисә Василова 25 ел җыр һәм бию ансамблендә совет, татар композиторлары, халкыбызның озын җырларын башкарып, Татарстаныбызның төрле районнарында, авылларында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә чыгыш ясый.

«Мин бәхетле заманда эшләдем. Минем белән янәшә яраткан, мин бик югары бәяләгән кешеләр бар иде. Мин талантлы шәхесләр үстерү өчен бөтен иҗатымны багышлый алган заман иде ул. Нәфисә Василова шундый шәхесләрнең берсе булды. Ул үзенчәлекле контральто (иң түбән хатын-кыз тавышы) тавышы белән бер үк вакытта бик халыкчан һәм бик югары академик башкару осталыгы белән таң калдыра иде», - диде Россия Федерациясенең халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Кустабаева.

«Нәфисә ике генә әсәр - Хәсән Туфан һәм Марс Макаровның «Киек казлар» һәм Солтан Гәбәши белән Әхмәт Ерикәйнең «Кәккүк» җырларын башкарган гына булса да, ул Татарстан сәнгате тарихында бәяләп бетергесез тирән эз калдырган шәхес буларак искә алыныр иде. Аның өстәвенә репертуарында бик күп халык җырлары да бар. Безгә Нәфисәнең бик матур, бай иҗади мирасы калды, әмма хәзерге көндә аның аудио-видеоязмалары бик сирәк яңгырый, ә бит ул халкыбыз өчен чын байлык, кыйммәтле хәзинә», - дип тә искәртеп узды Лима ханым.

«Күп милләтле Совет сәнгатен пропагандалау һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен» Нәфисә Василовага 1979 елда ТАССРның Халык артисты дигән мактаулы исем бирелә.

«Мин бик күп еллар Нәчтүк белән кулга-кул тотынып эшләгән кеше. Ул иртәрәк китте. Халыкта бер сүз бар: «Сыерны савалар-савалар да, сөте беткәч, ит комбинатына тапшыралар». Аның әле эшләргә мөмкинлеге бар иде, рәхәтләндереп эшли аладыр иде, чөнки аныкы кебек тавыш Татарстанда гына түгел Рәсәйдә дә бик сирәк иде. Нәфисәбез үзе эшләгән вакытка тиешле дәрәҗәсен алып бетерә алмады. Ул Татарстан күләмендә генә түгел, Рәсәй күләмендәге халык артисткасы исемен алырга тиешле ханым иде», - дип бүлеште җырчы, ТАССРның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов.

Искә алу кичәсендә Теләче районы халкы исеменнән Теләче муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильнар Гиниятуллин да чыгыш ясады. «Без чын мәгънәсендә якташыбыз белән горурланабыз. Теләче районында онытмыйбыз, аның истәлегенә мәдәният йортында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә төрле чаралар узып тора. Безнең район үзәгендә Нәфисә Василова дигән урам булдырылды. Шулай ук Субаш авылы мәдәният йөрты да аның исемен йөртә», - диде ул.

Кичәнең сценарий авторы, режиссеры - Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Бәрмәнчек» дәүләт керәшен фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.

Нәфисә Василованы искә алу концертыннан фоторепортаж.

Нәфисә Василова башкаруында җырлар:

«Туганайлар» газетасы Нәфисә Васыйлованың гаилә хәле һәм тормышының соңгы көннәре хакында язган.

Нәфисә Василованың гаилә хәле турында:

«Анастасия Петровнаның мәхәббәте дә, нигәдер кыска гомерле булган. Сылу буй-сынлы, сөйкемле, матур кызга сокланучы, аны яратучы егетләр аз булмаган. Шулар арасыннан ул Башкортостаннан килгән музыкант Вилдан Кучуков белән гаилә кора. Аларның 1969 елда уллары туа. Аңа Илнур дип исем кушалар. Гомер буе бергә булырга вәгьдәләр бирешсәләр дә, парлы тормышлары кыска була. Вилдан туган якларына кайтып китә.

Бүген Илнур Кучуков Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында хор җырчысы». Мин аннан әнисе, гомумән, гаилә тормышлары турында сөйләвен үтендем.

«Минем әнием дә улының белемле җырчы булуын теләде. Укытыр өчен мөмкин булганның барысын да, хәтта мөмкин булмаганын да эшләде, дисәм, һич тә ялгыш булмас. Мин консерваториядә укыганда, ул пенсиядә иде инде. Икебезгә генә тормыш алып бару җиңел түгел. Бигрәк тә, бер әни пенсиясенә карап тору хәлне тагын да катлауландыра. Ул төрле эшләрдә эшләргә мәҗбүр булды. Базарда үзе пешергән ризыкларны да сатты, каравылчы булып та торды. 2001 елда мин, консерваторияне тәмамлап, театрда эшли башладым. Әмма әни һаман да өйдә тик утыра белмәде, һәрвакыт үзенә ниндидер эш таба торды.

Бик пөхтә, немецларча төгәл кеше иде ул. Мине дә шулай тәрбияләргә тырышты. Гастрольдән кайтып кергәч, урынга утырмыйча, зур сумкасын куеп, өйне җыештырырга керешер иде. Бары бөтен әйберне үзе теләгәнчә урнаштырып бетергәч кенә, утырып чәй эчә торган иде. Аның күңеле, җаны шундый тынгысыз булды.

Әнием яшь вакытында төзелештә эшләгән. Шунда өйрәнгән һөнәрләрен гомере буена кулланды. Фатирда ремонтны еш ясады, бөтен эшне берүзе башкарды. Хәтта кафель плиткасына кадәр үзе җәйде.

Аның янына җырчылар Илһам Шакиров, Вафирә Гыйззәтуллина, композитор Сара Садыйкова киләләр иде. Соңгысы белән бергә хезмәттәшлек иттеләр. Әни Сара апаның күп җырларын халыкка беренче җиткерүче булды.

Әтиемне, кызганычка каршы, бөтенләй белмим. Миңа өч яшь вакытта ул безне ташлап киткән. Әни аның турында, гомумән, сөйләргә яратмады. Бары туганнар сөйләгәннәрдән генә аның музыкант булуын, өйдә гитарада уйнарга яратуын беләм. Хәзер дә аның кайда икәнлеге турында бер хәбәрем дә юк.

Гаиләмә килгәндә, хатыным Гөлфәния музыка мәктәбендә фортепиано дәресләре бирә. Хәзер элек әни белән яшәгән фатирда икебез генә гомер итәбез».

Нәфисә Василова гомеренең соңгы көннәре турында:

«Моңлы кеше бәхетсез була, диләр. Кемнәргәдер бу туры да килә. Җыр-моң күген биекләрдә иңләгән, 1979 елда ук Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган Нәфисә Василова - Анастасия Петровна Васильеваның ан-самбльдән аерылганнан соңгы көннәре катлаулы булган. Пенсия яше тулгач, аннан ансамбльдән китүен сорыйлар. Илдә эшсезлек тамыр җәйгән, болганчык чор. Музыкаль белеме булмаган мәшһүр җырчы кая барсын?

Шулай итеп, японча, казахча, башкортча һәм башка телләрдә җырлый белгән, Италия, Япония, Тунис, Мальта, Көнбатыш Африка һәм башка илләрдә үзенчәлекле тавышы белән татар җырларын яңгыраткан, халык көй-ләренең дәрәҗәсен дөнья күләмендә күтәрүгә зур өлеш керткән халык җырчысы урамда кала.

Сандугач сайрамаса, тынычлана алмый, аның җаны сыкрый, диләр. Үз моңын түгәр өчен аңа тал-тирәк кирәк, ул читлектә сайрый алмый. Начтук түти дә, сәхнәдән киткәч, үзен әнә шундый кош итеп тойгандыр. Андый талантлар 100 елга бер генә туа, дибез. Аларны саклау, яклау буенча хөкүмәт программасы булырга тиеш, югыйсә. Ә ул бездә юк...

Сәхнәдән киткәнгә борчылулар, суыкта базарда сатуда торулар аның сәламәтлеген какшата. Ул еш авырый башлый.

2006 елның 17 июле. Урамда 38 градуслы эссе һава. Анастасия Петровнаның кинәт кан басымы күтәрелә. Болай да какшаган йөрәк, басымны күтәрә алмыйча, бөтенләйгә тибүдән туктый. Аны җирләү мәшәкатьләрен дә ансамбль коллективы күтәрә. Ә хөкүмәттән бер генә кеше дә килми. Талантларны шулай онытуны халык гафу итәрме?

Кыйгылдашып болытларда

Мин белмәгән телләрдә,

Киек казлар китеп бара

Мин күрмәгән илләргә, - дип бөтен дөнья буйлап җырлап йөргән тумыштан талантлы, алыштыргысыз җырчыбыз без күрмәгән җирләргә китте. Аны, Коры Елга бистәсе зиратындагы каберенә барып, чәчәк куеп искә алырга гына мөмкин. Ә исән булса, ул быел 70 еллык юбилеен билгеләп үткән булыр иде».

  • Нәфисә Василова (Васильева Анастасия Петровна) 1943 елның 15 гыйнварында ТАССРның Теләче районындагы Субаш авылында Екатерина (Кәтернә түти) белән Петр (Питер дәдәй) гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Кыз тууга, әтисе Петр сугышка алына һәм һәлак була.
  • 1955 елда алар Казанга күченә. Анастасия мәктәпне тәмамлагач, ул төзелеш училищесына кереп, маляр-штукатур белгечлеге ала һәм маляр, аннары тегүче булып эшли, үзешчән сәнгатьтә катнаша. 1965 елда ул Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең җыр һәм бию ансамбленең конкурсы катнаша һәм махсус музыка белеме булмаса да, киң диапозонлы, сирәк очрый торган түбән (контральто) тембры булуы сәбәпле, ансамбльгә алына. 1965 елның 17 февралендә ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хорында җырлый башлый, 1969 елдан ансамбльнең солисткасы – Нәфисә Василова буларак чыгыш ясый. Татар халык җырларын – «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Беләзегемйөзегем», композитор Солтан Габәшинең «Кәккүк»ләрен иң оста башкаручыларның берсе булып таныла. Аның чыгышлары чит илләрдә дә югары бәя ала. Ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 25 ел гомерен багышлый. 20026 елның җәендә вафат була.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

В Архангельской области спрос на хирургов вырос в два раза



Мода

Коллекция Michael Kors весна-лето 2025




Українські новини

Як обрати дверну ручку для дому: Поради та рекомендації



Новости 24 часа

Бутик-отели «Де Арт 13» – уют и дизайн в сердце Москвы



Game News

Sony потратила 400 миллионов долларов на создание Concord?..



Казань

Путин и глава Туркменистана обсудили подготовку к саммитам СНГ и БРИКС



News Every Day

Mum leaves people raging over VERY unique baby moniker, as they remind her she’s ‘naming kids, not Hungry Hippos’



Происшествия

В Екатеринбурге показали, как будет выглядеть обновленный сквер Бориса Рыжего



Казань

В Казани росгвардейцы задержали подозреваемых в кражах из магазинов



Сергей Рахманинов

В Тамбове пройдут конные бега под музыку Рахманинова



Казань

 Исследование: жителю Краснодара потребуется почти 70 месяцев, чтобы накопить на 1-комнатную квартиру



Людмила Самсонова

Титулы Самсоновой и Хромачёвой, неудача Касаткиной и прорыв Качмазова: как российские теннисисты проводят турниры в Азии



Казань

Заместитель директора Росгвардии генерал-полковник полиции Сергей Лебедев с рабочей поездкой посетил Республику Татарстан



Людмила Самсонова

Титулы Самсоновой и Хромачёвой, неудача Касаткиной и прорыв Качмазова: как российские теннисисты проводят турниры в Азии



Симферополь

Смертельное ДТП на "Тавриде": грузовик въехал в цистерну и сбил водителя



Казань

Рамил Төхфәтуллин: «Музыкаль театр кирәк, дигән фикергә ябышырга кирәк»



Татарстан

Минниханов пожелал всем участникам «Кубка Востока» достичь высот в футболе



Москва

На матче "ЦСКА-Динамо" родилась новая семья



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Казани и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Казани — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

За лето МТС в Татарстане заблокировала около 22 млн спам-звонков





Путин в Татарстане
Татарстан

Глава Палестины Аббас приедет на саммит БРИКС в Казани


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил, что не видит тенденций к развязыванию войны против Белоруссии




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Зеленский провалил презентацию "плана победы" в США: союзники Киева захотели поговорить с Путиным


Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Игорь Бутман

Радио Jazz представило Игоря Бутмана в составе жюри премии «Все цвета джаза»



Казань

Заморозки до -5 градусов идут на Нижегородскую область

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net