Лаеш районы Усад авылы мәчете имамы Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңде
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Кичә Казанда Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Лаеш районы Усад авылы «Ихлас» мәчете имамы Рүзил Ихсанов әлеге бәйгедә «М.Джалиль на татарском» номинациясендә I урынга лаек булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды. Бәйге «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында уздырылды. Ул Муса Җәлилнең һәм фронтовик язучыларның ижади мирасын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илдә танытуны, сөйләм телен үстерү, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, шигъри сүзнең асылын һәм аһәңен тоярга өйрәнү максатыннан үткәрелә. Җиңүче Халыкара конкурста Муса Җәлилнең «Бер үгет» шигыре белән чыгыш ясады. Бәйгедә җиңүчегә дипломны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.