Данис Зарипов Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде: Дөреслек һичшиксез җиңәчәк
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). «Ак Барс» хоккей клубы капитаны Данис Зарипов Россиянең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның допинг-тесты уңай булуга бәйле вазгыятьне шәрехләде. Бу хакта «Ак Барс»ның Twitter-аккаунты хәбәр итә. «Камилә, Татарстан һәм Россия сиңа теләктәшлек белдерә, бары тик ярышлар турында гына уйла һәм үз көчеңә ышан. Бернигә дә карамастан эшләвеңне дәвам ит, боларның барысы да сиңа иң яхшысы булу өчен бары тик яңа мотивация алып килсен. Синең өчен җан атабыз һәм синең белән горурланабыз!» — диде Зарипов. Бүген РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков та Камилә Вәлиевага теләктәшлек белдерде. Шул ук вакытта, биатлон буенча Олимпия чемпионы Александр Тихонов фигуралы шуу остасына тыелган препаратны бирүчеләрне төрмәгә утыртырга чакырды.