Татарстанда янә антирекорд теркәлде: 2979 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында узган тәүлектә пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча янә антирекорд теркәлде — 2979 кеше чир йоктырган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шуларның 318е — 18 яшькә кадәрге балалар. «207 кеше хастаханәгә озатылган, 2772 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә. Казанда — 1189, Чаллыда — 416, Әлмәт районында — 155, Чистай районында 127 очрак ачыкланган. Коронавирус очраклары республиканың барлыгы 45 муниципалитетында теркәлгән. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 65 705 очрагы расланган, 44 848 кеше (шуларның 1169ы — узган тәүлектә) терелгән. Республикада барлыгы 2 432 627 кеше (шуларның 2 545е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 896 321 кеше икенче дозаны да алган. 217 326 кеше ревакцинация узган.