Әнвәр Бакировның оныклары: «Су анасы» балеты белән «Тукай» операсы торгызылсын иде
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты, татар композиторы Әнвәр Бакировның туганнары «Су анасы» балеты һәм «Тукай» операсының торгызылуын сорап мөрәҗәгать итте. «Татарстан мәдәният министрлыгыннан бу ике әсәрнең торгызылуын үтенәбез. Бу әсәрләр — татар халкы музыкасы тарихының энҗе-мәрҗәне. Ышанып әйтәм: бу әсәрләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куела башласа, аншлаг булыр иде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә композиторның оныгы Ирма Бакирова. Әнвәр Бакировның килене Роза Богданова сүзләренчә, композиторның җырлары төрле театр-концертларда, музыка мәктәпләрендә башкарылган. «Ул чыннан торып халык җырларына нигезләнгән татар классик әсәрләрен язган. Шулай да, бүгенге көндә әтинең җырлары киң таралыш алмаган, күбрәк һәм ешрак башкару җитми. Җыентыклар чыга калса да, аз данә белән генә нәшер ителә», — дигән борчылуын әйтте ул. Әнвәр Бакиров 380нән артык җыр иҗат иткән. Кичәдә аның «Әниемнең җылы кочагы», «Белсәң иде», «Әйткән идең», «Ай, кызлар» һ.б. җырлары яңгырады. Композиторның оныклары да музыка юлыннан киткән. «Дәү әтинең барлык оныклары музыка мәктәпләрен тәмамлады. Балалары музыка мәктәбендә укымаса да, үзлегеннән уен коралларында уйнадылар. Музыка гаиләбезне гомер дәвамында безне били», — ди Роза Богданова.