Чаллыда өч көн элек югалган 11 яшьлек малайны эзлиләр
Чаллыда 11 яшьлек Святослов Оськин 12 гыйнварда өйдән чыгып киткән һәм шуннан бирле аның кайда булуы билгесез. Бу турыда « Татарстан 24 » каналы хәбәр итте. Бала мәктәпкә дип чыгып киткән булган. Аны «Василиса» төркеме волонтерлары эзли. Святослав чандыр гәүдәле, буенча 140 см чамасы. «Василиса»: төркеме контактлары: 7 927 434-77-88, 7 927 412-69-99. Чаллыда бишенче сыйныфта укучы бала югалган, дип «Татар-информ» хәбәр иткән иде.