Төмәндә «Чинги-Тура» музей-агарту үзәге барлыкка киләчәк
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Урта гасырлар чорында Төмән ханлыгының башкаласы Чинги-Тура булган. Аны Себер ханы Тайбуга төзегән. Бүген Төмән татар җәмәгатьчелеге борынгы шәһәрдә яшәгән татарларның мәдәни мирас объектларын торгызу буенча эш алып бара. Төмән өлкәсенә визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Төмән өлкәсенә сәфәре кысаларында «Чинги-Тура» музее ачылачак урында булды. Бу хакта « Яңарыш » газетасы хәбәр итә. Аңа Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыйров «Чинги Тура» музей-агарту үзәгендә монтажлау эшләренең барышы турында сөйләде.