Гидрометеорология үзәге Татарстанда бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә көчле җил һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге. Җил төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә көчәячәк. Бу вакытта аның тизлеге секундына 15 метрга җитү ихтималы бар. Синоптиклар мәгълүматына караганда, бозлавык төнлә һәм көндез барлыкка килергә мөмкин. Төнлә һава температурасы -4 градустан 1 градуска кадәр була, көндез 4 градуска кадәр күтәреләчәк.