Рөстәм Миңнеханов Tiryakiler компанияләр төркеме идарәсе рәисе белән очрашты
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Төркиядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tiryakiler (Tirsan Kardan) компанияләр төркеме идарәсе рәисе белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Компания автомобиль детальләре, аерым алганда кардан валлары, руль колонналары, дифференциал фланецлары җитештерү буенча специальләшә. Баш компания — «Тирсан Кардан».
2010 елда Яр Чаллыда «Тирсан» ҖЧҖ компаниясенә нигез салына, 2011 елда «Мастер»да коммерция техникасы өчен кардан валлары җитештерү башлана.
Бүген «Тирсан» продукциясен VOLVO, MERCEDES, FORD, IVECO, KAMAZ, GAZ, URALAZ, MAZ, VOLKSWAGEN, ISUZU, MITSUBISHI, MERITOR, LIAZ, МАЗ-МАН һ.б. куллана.
Компания «КАМАЗ» автомобильләре ихтыяҗлары өчен төрле типтагы тулаем җитештерүне локальләштерү мөмкинлеген карарга, шулай ук «Мастер» мәйданнарында үз эшчәнлеген киңәйтергә әзер.