Татарстан Президенты Яшел Үзәндә шәһәр прокуратурасының яңа бинасын ачуда катнашты
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзәндә шәһәр прокуратурасының яңа бинасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты. Бинаны проектлаганда террорчылыкка каршы яклануның барлык таләпләре, шулай ук шәһәр прокуратурасының барлык оператив составын уңайлы итеп урнаштырырга мөмкинлек бирүче нормалар һәм стандартлар исәпкә алынган. Бүген штатта 20 оператив хезмәткәр һәм 3 граждан хезмәткәре исәпләнә. Барлык кабинетлар да кирәкле техника белән җиһазландырылган, бинада конференц-зал һәм архив бар. Рөстәм Миңнеханов прокуратура хезмәткәрләрен яңа заманча бинага күчүләре белән котлады. «Сезнең эшегез гади генә түгел. Кешеләр сезгә гаделлек эзләп мөрәҗәгать итәләр. Сез законлылыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча бик мөһим миссия башкарасыз. Шуңа күрә сезнең өчен лаеклы хезмәт шартлары булырга тиеш», — диде ТР Президенты.