Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Казахстанга килде
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанга килде. Караганда аэропортында аны Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин каршы алды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, иртәгә Рөстәм Миңнеханов Сарани шәһәрендә булачак. Анда Татарстан Президенты «Татнефть» һәм «Аллюр»нең уртак предприятиесе — шин заводы төзелешенә капсула салуда катнашачак.