«Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина Ветеринария идарәсе бәйгесендә җиңде
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе үткәргән бәйгедә «Интернет басмада иң яхшы материал» номинациясендә җиңүче булды. Бүген идарә башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татарстан Республикасының ветеринария хезмәте эпизоотик иминлек һәм азык-төлек куркынычсызлыгы сагында» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде. «Безнең идарәнең рейтингы шактый күтәрелде. Безгә кагылышлы язмалар күп чыкты», — дип ул журналистларга рәхмәтен җиткерде.