Россиядә грипптан һәм коронавирустан бердәм вакцинаны сыный башладылар
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә грипптан һәм коронавирустан бердәм вакцинаны сыный башладылар. Бу препаратны «Вектор» үзәге эшләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Бу вакцина лаборатория хайваннарында тикшеренүләр уза», — дип хәбәр итә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» агентлыгы коронавирустан үзлектән дәвалануның куркыныч булуы турында хәбәр иткән иде.