Казан халкын психологлар белән түләүсез консультациягә чакыралар
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казан халкы психологлардан бушлай консультация ала алачак. Әлеге чара Психологик ярдәм күрсәтү көне уңаеннан үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хәбәр итә. 5 ноябрьдә психолог белән балалар-ата-аналар мөнәсәбәте, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар һәм башка «балалар» проблемалары турында фикер алышырга мөмкин булачак. Консультацияләр конфиденциаль шартларда үткәрелә. «Чараның үзенчәлеген исәпкә алып, анда катнашырга теләгән гражданнарга психолог белән нәтиҗәле эшләү максатыннан, алдан 8 (843) 236-61-64 телефоны аша язылырга кирәк», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Чара Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында: Казан, Карл Маркс ур., 61йорт адресы буенча узачак.