Татарстанда абыйсы идарә итә торган трактор арбасында баручы ир-ат һәлак булган
![Татарстанда абыйсы идарә итә торган трактор арбасында баручы ир-ат һәлак булган](https://intertat.tatar/attachments/bfb883c8500a0b47a91c5403e5ddf42a244e1523/store/fill/780/440/c0790381d662fa85e3a74a7517aa4803db416cf92280e1e55666d5894b1e/tractor-5460397_960_720%5B1%5D.jpg)
15 октябрьдә көндезге икеләр тирәсендә Чистай районындагы Татар Гадельшасы авылында 53 яшьлек ир-ат һәлак була. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәрхүм ир-ат трактор арбасында бара. Ә трактор белән аның 56 яшьлек абыйсы идарә итә. Олы туган фермер хуҗалыгы җитәкчесе булып эшли.
Абыйлы-энеле туганнар Чирүле Шонталы авылына таба тракторда барырга чыга. Бер мизгелдә трактор арбасы ычкынып китә һәм юл кырыена төшеп ава.
Арбада утыручы ир-ат имгәнә һәм һәлак була.
Тракторның тоташтыргыч җайланмасы ватык, иминият тросы да булмаган, диелә бу хәбәрдә.