Әюпова: Миңнеханов мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклауны өстенлек итеп куйды
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуны өстен куйды, шул рәвешле ул киләчәк буыннар турында кайгыртучанлык күрсәтте. Бу хакта инаугурациядә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде. «Иҗади үзгәрешләр булса һәм Татарстан талантларны җәлеп итү өлешендә үз позицияләрен көчәйтсә, зур бәхет булачак. Сайлау алды компаниясендә мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуны өстен куйган өчен Рөстәм Нургалиевичка барлык мәдәният тармагы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә», — диде Әюпова. Әюпова фикеренчә, бүген дәүләт эшлеклеләре киләсе буын турында, сәясәтчеләр киләсе сайлаулар турында уйлый. «Без мәдәнияткә, экологиягә, фәнгә, мәгарифкә ярдәм итәбез дип әйтү бүген сизелерлек нәтиҗәләр бирмәс, әмма иртәгәсе көн өчен үсеш гаранты булачак», — дип белдерде министр. Бүген Республика Президенты һәм Мәдәният министрлыгы Татарстан учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуны, креатив индустрияләр базарын үстерүне, яшьләргә ярдәм итү проектларын, мәгариф системасын алга таба камилләштерүне, тармакны цифрлы трансформацияләүне планлаштыра. «Без үз карашыбызны мәдәниятне үстерү стратегиясендә билгеләдек һәм якын арада ул кабул ителер дип өметләнәбез. Әгәр без барысын да эшләсәк, безнең хыяллар тормышка ашачак», — дип нәтиҗә ясады ул.