Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда сайлауларны оештыруга югары бәя бирде
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда сайлау кампаниясе лаеклы дәрәҗәдә һәм югары күрсәткечләр белән оештырылган иде. Узган сайлауларны оештырганда республика Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан кулланыла торган яңалыклар федераль дәрәҗәдә кулланылачак. Бу хакта журналистларга туры эфир вакытында Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаев хәбәр итте.
Ул республика сайлау системасында эшләүчеләргә зур эш башкарулары өчен рәхмәт белдерде һәм төбәктәге югары күрсәткечләргә игътибарны юнәлтте.
«Татарстанда иң яңа проект — сайлау комиссияләре әгъзаларын иминиятләштерү гамәлгә ашырылды. Россиядә аларның барысы да иминиятләштерелгәне юк иде әле. Бу республика Президенты кабул иткән бик мөһим карар. Минем уйлавымча, ул федераль хуплау да табачак», — диде Булаев.
Ахырдан ул Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьевны республикада сайлау кампаниясен уңышлы уздыру белән котлады.
«Бу Татарстан тормышында зур һәм мөһим кампания булды», — дип йомгаклады Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары.