Сайлауның беренче ике көнендә Әлмәттә сайлаучыларның 60 проценты тавыш биргән
(Әлмәт, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары». Татарстанның Әлмәт районында көзге сайлауларның беренче ике көнендә сайлаучыларның 60 проценттан артыгы тавыш биргән. Бу хакта шәһәр территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова җиткерде, дип хәбәр итә almet-rt.ru . Әлмәт төбәгендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Шәһәрдә һәм районда 116 сайлау участогы оештырылган. Алар 11, 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Моннан тыш, мобиль пунктлар да бар: шәһәр халкы 6 автобус һәм ике чатырда тавыш бирә ала. Сайлаулар санитар-эпидемиологик таләпләрне саклап уздырыла. Участок хезмәткәрләре урыннарда көненә берничә тапкыр дезинфекцияләү оештыра, бүлмәләрне җилләтеп тора. Биналарда шулай ук социаль дистанция саклау өчен махсус тамгалар да төшерелгән, тавыш бирү өчен кабиналарның исә алгы пәрдәләре юк. Сайлау комиссиясе әгъзаларының, күзәтүчеләрнең һәм тавыш бирүчеләрнең тән температурасын үлчәнә. Һәркемгә битлек, ручкалар бирелә.