Әлмәт көрәшчеләре республика турнирында икенче урынны алды
(Әлмәт, 17 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 14-16 февраль көннәрендә Биектауда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Ватаным Татарстан» газетасы призына милли көрәш буенча республика турниры узды. Гомум команда зачеты нәтиҗәләре буенча Әлмәт шәһәре командасы икенче урынга лаек булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Анда Татарстан, Марий Эл, Чувашстан, Башкортстан республикаларыннан килгән 50 команда составында 420 көрәшче катнашты.
75 килограммга кадәр авырлык категориясендә Марат Кәримов, Рамил Синякаев (80 килограммга кадәр) һәм Айдар Алтынбаев (100 килограммга кадәр) икенче урынга лаек булды.
Алардан беразга гына калышып, Искәндәр Мортазин 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын иясе булды.