Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

«Баланы тәрбиягә алучылар яхшы ният белән башлый, кыенлыклар белән ялгызы калгач, югалып кала»

«Баланы тәрбиягә алучылар яхшы ният белән башлый, кыенлыклар белән ялгызы калгач, югалып кала»

Наталья Лефанинага мәктәптә укыганда ук ятимнәр белән аралашырга туры килгән. Укучы кыз аларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышкан. Бүген ул ятимнәргә ярдәм итү өчен оештырылган «Ата йорты» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Лефанина башта «Татарстанның тәрбиягә бала алган гаиләләре» дигән оешма терки. Әмма эшли башлагач, тәрбиягә бала алган гаиләләргә генә түгел, балалар йортында тәрбияләнүчеләргә дә ярдәм итәргә кирәклеген аңлый.

— Миңа балалар йортларыннан Көньяк трассага качып киткән, андагы җилбәзәк тормыштан соң бетләп, коточкыч халәттә кайткан кызлар да ярдәм сорап мөрәҗәгать итә башлады. Аларга кире балалар йортына кайтырга кирәк, ә анда качакларны шунда ук изоляторга ябалар. Резина күсәкләр белән кыйнау очраклар да бар. Мин ул кызларны юындырып, чистартып, бетләрдән арындырып, тәртипкә китергәннән соң гына, кулларыннан тотып директорга китерә идем. Мин китерсәм, аларны кыйнамыйлар иде.

Тора-бара балалар йортына чәбәк-чәбәк уйнарга түгел, оешма хезмәткәре буларак та килә башладым. Директор, балага узган кызларны, кулларыннан тотып, аборт ясатырга өстери. Үзенә зыян китерерләр дип, безне якын җибәрми. Мин, кимчелекләрен табып, тышка чыгарырмын дип курка. Ә миңа ул кирәкми, — дип сөйләде Наталья.

2007 елда ул оешманы «Отчий дом — Ата йорты» дип үзгәртә. Наталья Александровна әйтүенчә, «Ата йорты» оешмасы җәмгыятьтә конфликтлы ситуацияләрне хәл итәргә ярдәм итә, суд тәртибендә торак алуга хокукларын торгызырга булыша. Инесса Зверева җитәкчелегендә яхшы юристлар командасы эшли. Аларны альтруист дияргә була.

  • «Ата йорты — Отчий дом» Татарстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмасы тәрбиягә бала алган гаиләләрнең, опекуннарның, ятим балаларның, балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең, авыр тормыш хәлендә калган балаларның һәм гаиләләрнең мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау белән шөгыльләнә. Аларга юридик, психологик һәм социаль яктан ярдәм күрсәтә.

«Кулыгыздан килмәсә, баланы кире кайтарыгыз»

— Безгә эшкә урнашырга ярдәм итүне сорап та, торак алу проблемасы белән дә мөрәҗәгать итәләр.

Балалар йортыннан соң кешеләрне һөнәрле булу өчен ПТУга билгелиләр, фатир алу чиратына куялар. Андый балалар аралашудан курка, бигрәк тә дәүләт структураларына бармыйлар. Хәтта гади генә чиратка басу да алар өчен проблема.

Ни өчен баланы тәрбиягә алган гаилә аны кире кайтара, биредә проблема нәрсәдә? Уртак тел таба алмыйлармы, элемтә урнаштыруда кыенлык килеп чыгамы? Баланы тәрбиягә алган гаилә аны кире балалар йортына кайтармас өчен нәрсәләр эшлисез?

-Ул балалар юкка гына балалар йортына килеп кермәгән бит. Сәбәбе -бала килеп эләккән даирәдә. Бала гаиләгә мәктәпкә кадәр, мәсәлән, 3-4 яшьтә эләккән булса, аңа рухи-әхлакый кыйммәтләр салына.

Кайвакыт баланы тәрбиягә алган кешеләр моны хәйрия максатыннан түгел, акча эшләү өчен ала. Баланы ашатырга-киендерергә, мәктәпкә озатырга гына кирәк дип уйлыйлар. Ә баланың ниндидер авырулары булуыннан тыш, алкоголизмга, «әрәмтамаклылыкка» бирелгән булуларын аңламыйлар. Иң мөһиме — җенси өлгерү вакыты җиткән балаларда биологик ата-аналарыннан күчкән сыйфатлар чагыла башлый. Бу — алкоголизмга, наркоманлыкка тартылу, җенси мөнәсәбәтләр теләү. Ул гадәттә 12 яшьлек балаларда була, чөнки андыйлар иртәрәк өлгерә.

Искиткеч яхшы бер хатын 10 яшьлек кызны тәрбиягә алды, аңа үзеннән бик зур өлеш кертте. Аның тәрбиягә алган башка балалары да бар иде. Шул кыз 13 яшендә югала башлаган. Сукбайланып йөргән. Аны гаражларда, башка шундый урыннарда тапканнар. Аптырашта калган ханымны кызны кире балалар йортына бирмәскә үгетләдек. Тик ул ахыр чиктә: «Мин бүтән булдыра алмыйм», — диде.

Нигездә, баланы тәрбиягә алган ата-аналар моңа кадәр беркайда телгә алынмаган проблемалар белән очраша. Барысы да яхшы ният белән башлый, ә кыенлыклар белән ялгызы калгач югалып кала. Баланы тәрбиягә алган кайсы ата-ана опека органнарына барып зарлансын?! Чүпне йорттан чыгармыйлар, дип әйтәләр бит. Үзләре генә тырышалар.

Опека һәм попечительлек органнарына мөрәҗәгать итүгә килсәк, дөресен генә әйткәндә, алар ярдәм итүче түгел, җәза бирүче орган. Тәрбиягә алынган яшүсмер белән килеп туган проблеманы әйткәч, алар бу гаиләне исәпкә ала. Бернинди дә ярдәм күрсәтелми, бары тик конфликтлы гаилә буларак исемлеккә кертәләр. Кулыгыздан килмәсә, баланы кире кайтарыгыз, диләр. Ә бит бала уенчык түгел. Бу очракта бала гаепле дә түгел, аның мондый кыланмышлары табигатьтән. Кайберләре үз-үзләрен ни өчен шулай тотуларын да аңламый. «Ни өчен син шулай эшләдең?» дигән сорауга җавап бирә алмыйлар, күзләрен шакмакландырып карап кына торалар.

Безнең максат -тәрбиягә бала алган гаиләләргә конфликтлы хәлләрдә ярдәм итү

Шул максаттан районнарга чыгып йөрибез. Анда тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен клублар эшли. Проблемалар турында бар кеше дә сөйли алмый бит.

Безнең бик яхшы психологлар командасы бар, алар Skype аша онлайн консультация үткәрә, я шул районга баралар. Чөнки ерак районнарда, авылларда яшәүче тәрбиягә бала алган ата-аналарның үзләренең килергә мөмкинчелеге юк, ә конфликтлар башлыча аларда барлыкка килә.

Күптән түгел инвалидлар йортының элекке директоры мөрәҗәгать итте. Арча районында мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен интернат бар. Директор бездән шундагы балаларны торак алырга чиратка куюыбызны сорады. Ләкин анда күбесе акылга зәгыйфь. Кызганыч, барысына да ярдәм итә алмыйбыз. Чөнки баланың психик авыруы булса, аңа опекун кирәк. Шуннан файдаланучы намуссыз кешеләр бар. Баланың ышанычын яулыйлар, бала торакны ничек алса, шулай ук югалта да.

Ата-аналар өчен булдырылган мәктәптә алынган әзерлек ярдәм итмиме?

 «Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе» ярдәм итә, ләкин анда барысын да күрсәтеп бетереп булмый. Бары тик гомуми характердагы профилактика гына үткәрелә. Андый мәктәптә ата-аналарны куркытмыйлар. Ә килеп чыгарга мөмкин булган проблемалар белән таныштырсалар, күпләр бәлки ниятләреннән кире кайтыр иде.

Бу проблемалар индивидуаль. Миңа бер ана әйткән иде: «Мин аны үстердем, ул шундый яхшы булды! Мин шатланып туя алмадым, конфликтлар булырга мөмкин дип күз алдына да китермәдем. 13 яшендә аңа җен оялагандай булды. Мине ишетми дә. Мин бит үзгәрмәдем, нинди бар идем, шундый булып калдым», — ди. Генетика, нәселдән килүче проблемалар шул инде. Бу 13 яшьтә күренә башлаган. Гадәттә яшүсмер нигә шулай икәнен үзе дә аңламый.

Малайлар белән чагыштырганда кызларның проблемалары күбрәк. Бәлки кызларның психикасы сыгылмалырактыр. Аларга үзләрен контрольдә тотуы авырдыр. Бигрәк тә гормональ өлгерү төрле яклап чагыла.

Еш кына ата-аналар проблемалар башланган мизгелне күздән ычкындыра. Бары тик мәктәпкә йөрмәү, тыңламау, өйдә үзләренең гадәти бурычларын үтәмәү кебек социаль характердагы проблемалар башлангач кына игътибар итә. Ә аны иң башта ук күрергә һәм эшли башларга кирәк. Ләкин әти-әниләр өйдә генә утырмый бит, аларның эшкә дә барасы да бар.

Ни өчендер тәрбиягә бала алучы ата-аналарны мәктәптә: «Аңлыйсызмы, бу сезнең бала түгел, аны үз балагыз белән чагыштырмагыз», — дип кисәткәндә, ата-аналар: «Бездә андый хәл булмаячак, чөнки минем балам андый түгел», дип уйлый. Монда бит бөтенләй башка хәл, ул бит «башка болын җиләге». Мин бит үз балама шундый мөнәсәбәттә, монысын да аермыйм дип уйлыйлар. Ни өчен тәрбиягә алынган баланың реакциясе үз баласыныкына охшамаган булуын аңламыйлар. Тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен бу зур проблема.

«Мин монда хезмәтче кебек»

Ата-аналар ни өчен тәрбиягә алынган балалардан баш тарта?

— Нигездә, үзара аңлашу бозылганга. Баласын ташлаган барлык ата-аналар да эчә башлаган дигән сүз түгел. Үз балаң турында да «Йә Аллаһ, болай түгел иде бит ул», дип әйткән чакларың була. Ә тәрбиягә алынган бала тәртип бозганда конфликт чыга, ата-ана бер-берсенә сылтый башлый, синең аркада шулай килеп чыкты, диләр. Берсе перәннек белән, икенчесе камыт белән мәсьәләне хәл итәргә тырыша. Тәрбиягә алынган бала, үзе дә теләмичә, ә бәлки теләптер дә (чөнки алар бик яхшы манипулянтлар), аларны бәрелештерә, чөнки ата-аналар талашканда тәрбиягә алынган балага әле берсе, әле икенчесе белән идарә итүе бик җиңел.

Тәрбиягә алынган балаларның зарланган очраклары буламы?

— 2009 елда шундый гаиләләргә барганыбыз булды. Спас районында тәрбиягә бала алган 12 балалы гаилә бар иде. Әтиләре циркта жонглермы, гимнастмы булып эшләде. Анда балаларны кыйнаганнар. Йортлары бик зур, балаларны шундый төркем оештыру өчен махсус алган булганнар. Ул ир соңыннан үлде.

Бервакыт мәктәптә бер кызның тәнендә күгәргән эзләр булуы турында хәбәр иткәннәр иде. Ул мәктәптә гимнастика белән шөгыльләнгәндә егылган идем дигән. Медосмотр вакытында күгәргән урыннарның кыйнаганнан барлыкка килгәнен ачыклаганнар. Гаилә башлыгын опека һәм попечительлек органнарына чакырганнар. Ул: «Без бит мәктәптән кайткач та, гимнастик күнегүләр ясыйбыз, шундый моментлар була», — дип ышандырган. Өйләренә баргач, атмосфераның бик киеренке булуы ачыкланган. Кызны ул гаиләдән алдылар.

Соңыннан кызны Әлки районына бирдек. Ул чакта аңа 13 яшь иде. Кызны тәрбиягә алган ана баланың нормаль хәлгә бик озак кайтуын әйтте. Эзәрлекләнгән кечкенә җәнлек кебек бик курыккан, кагылган-сугылган булган. Ләкин барысы да нормальләшкән. Хәзер инде ул кияүгә чыккан.

Баланы тәрбиягә күбрәк үз балалары булмаган гаиләләр аламы, яки үз балалары янына алучылар да бармы?

— Күбесенчә, уллыкка-кызлыкка балалары булмаган гаиләләр алалар. Безнең тәҗрибәдән күренгәнчә, ата-аналар, гаилә оясы бушап, үз кошчыклары очып киткәч тә тәрбиягә бала ала. Без әле ул кадәр карт түгел, үз балаларыбызны аякка бастырдык — яхшы нәтиҗәбез бар, яратуыбызны бирә алабыз, дип уйлыйлар. Бу иң еш күзәтелә торган очрак.

Финанс мәсьәләсе дә бар, моны беркем инкяр итмәс. Баланы тәрбиягә алгач, безгә күпме түләячәкләр дип сорамаган ата-аналар бик аз. Кемгәдер йорт салырга, кемгәдер малларны карарга ярдәмчеләр кирәк.

Мин балаларның эшләвенә каршы түгел. Бервакыт Кукмарадагы тәрбиягә бала алган гаиләгә бардык. Шул гаиләдә тәрбиягә алынган кыз «мин монда хезмәтче кебек, сыер саварга, печән чабарга мәҗбүр итәләр», — ди.

Шәхси хуҗалыкта да нидер эшләргә кушканнар. «Мин кызлар белән клубка да бара алмыйм», — ди ул.

Ул ниндидер иҗади түгәрәккә йөри, әти-әнисе моңа каршы түгел. Буш вакыты аз дип булмый. Әти-әнисе, без бит сатарга дигән әйбер өчен эшләтмибез, ул бит үзең өчен, диләр. Мин аңа эшләргә өйрәнмисең бит алайса, дим. Ә ул, мин авылда яшәмәячәкмен, сыер саумаячакмын, аның миңа кирәге булмаячак, ди. Синең монда өйрәнгәнең тормышта кирәге чыгар, язмышыңның ничек булачагын белмисең бит. Син бит көнгә, атнага куелган ниндидер нормалар башкару өчен эшләмисең, дим. Ә ул җавап итеп «Мин сөт эчмим, мин аны яратмыйм», — ди. Ә теләге — 11 нче сыйныфтан соң университетка керү һәм интеллектуаль булу. Ә бит физик хезмәт беркемне дә бозмый, киресенчә матурлый гына. Көнкүрештә ниндидер сәләтләргә ия булган кеше тормышка тизрәк яраклаша ала.

Аңа ничә яшь иде?

— 14-15 яшь. Бик катлаулы вакыты. Ул бер егет белән йөри башлады, ә ул имин гаиләдән түгел. Алар инде бергә яшәргә дә телиләр иде. Кыз гел шул егет янына качып йөри башлаган. Тәрбиягә алган ата-анасы безгә нишләргә, рөхсәт итә алмыйбыз бит дип мөрәҗәгать итте.

16 яшьтә бала табучылар бар. Бу димәк гаиләдә социаль атмосфера дөрес түгел дигәнне аңлата. Гаиләдә ниндидер нигезләр, рухи-әхлакый принциплар булса, алай булмый. Тырышуга караганда, түбән тәгәрәү җиңелрәк.

Ата-аналар балага ниндидер планка куя. Син мәктәпне бетерәсең, институтка укырга керергә ярдәм итәрбез, профессия алырсың дип планлаштыралар. Ә балалар 15 яшьтә «өйләнешәсебез килә!», ди. Туй ясарга түгел, бергә яшәргә телиләр. Теге кыз белән ничек булып беткәндер, дөресен генә әйткәндә, белмим дә. Әти-әнисе «без хәзер килешүне өзсәк, ул кыз башка гаиләгә эләксә дә, шундый ук булачак», диделәр. Без ул кызны мәктәптә укытмыйча, тугызынчы сыйныфтан соң һөнәри училищега, лицейга укырга кертергә карар кылдык.

Тәрбиягә алган гаиләдән яхшы мөнәсәбәтләр белән чыгып киткән балалар бик аз. Нигездә алар ата-аналарына үпкәле була. Әлбәттә, мөнәсәбәтләрен саклап калырга тырышабыз. Килешү 18 яшькә кадәр бит. Аннан соң алар ике капма-каршы магнит кыры «плюс» һәм «минус» кебек булып аерылышалар.

Тәрбиягә алган ата-аналар да бүтән аралашырга теләми, күрәсең, шулкадәр авыр булган, шулкадәр интеккәннәр. Балалар да үзләрен тәрбиягә алган ата-аналары турында ишетергә дә теләми. Мәсьәлә чишелмичә кала. Килешүне өзгәндә дус булып калсалар, тәрбиягә алган ата-аналары ярдәм итеп, киңәшләрен бирер иде. Ә болай ул балалар ялгыз калып, безгә мөрәҗәгать итә. Кызганыч, минем тәҗрибәдән күренгәнчә, балалар йортында тәрбияләнеп чыгучылар бик сирәк рәхмәтле булып кала ала.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр безгә барысы да тиеш дип фикерне укыганым бар.

–Тәрбиягә алган гаиләдә тәрбияләнүче 15 яшьләр тирәсендәге балаларга җәмгыять: «Сине акча өчен генә алганнар», -ди. Ләкин акча иң мөһиме түгел икәнлеген аңламаучылар бик күп. Еш кына тәрбиягә алынган балаларны ата-аналарына каршы котыртучылар да очрый.

Кемнәр?

— Җәмгыять. Күршеләре, «яхшылык теләүчеләр», мәктәптә шундый укытучылар була. Бөтенесе дә түгел, ләкин андыйлар бар. Бик тәнкыйтьләп карыйлар. Нинди кием кигән, кая барган. Һәрвакыт үзләренең биш тиенлек фикерләрен кыстыралар. Ә бу баланы тәрбиягә алган ата-аналар өчен шундый көчле басым.

Бер хатын дүрт яшьлек малайны тәрбиягә алган иде. Мәктәпкә йөри башлагач, ул малай чүплекләрдән ашый башлады. Гел ач булган. Аңарда шизофрениянең авыр формасы ачыкланды. Мәктәп-өй арасында йөргәндә, бала юлдагы чүплектә озаклап казынып йөргән. Әнисе бу хәлне аңлый алмаган, мин бит аңа тулы рюкзак ризык бирәм, бутербродлар, сэндвичлар ясап җибәрәм, ди. Мәктәптәге психологлар, бу бит безнең юнәлеш түгел, дип баш тарткан. Ахырда, психиатр карарга тиеш дип, исәпкә куйганнар.

Әгәр дә җәмгыять аңлый торган булса иде! Кешеләр, аның акчасы бар, ә баласын ашатмый дип тәнкыйтьләгәннәр. Баласы чүплектән ашап йөри, дип кимсеткәннәр. Мин аңламыйм, ни өчен җәмгыять шундый усал, көнче?! Үзләренең күңелләрендә кечкенә балага яхшылык күрсәтергә омтылышлары юк, ә кеше эшенә таяк тыгалар.

Бәлки ханым килешүне өзмәс иде, өйдә укытуга да күчергән булыр иде. «Тәрбияләргә телим, ләкин миңа бик авыр», — диде. Аның ире үлгән, тол хатын. Ул үзе шул авылда үскән, монда балалары, гаиләсе яши. «Мине бит ташлар белән атып бетерәчәкләр. Мин андый кыек карашлардан ардым. Эшемне алыштырыйммы, әти-әни йортыннан күчеп китимме, шулкадәр көчле басым ясыйлар», — диде. Шулай итеп ул килешүне өзде.

 Тәрбиягә бала алган ата-аналар баланы кире балалар йортына кайтарганнан соң, аның белән аралашалармы?

— Юк, бу психологик яктан бик авыр. Алар барысы да яралы. Тәрбиягә бала алган ата-аналар килешүне өзгәннән соң, кабат тәрбиягә бала ала алмый.

Ә балалар үзләре ата-ананы килешүне өзәрлек дәрәҗәгә җиткергән булса да, күпмедер вакыттан соң алар белән аралашырга телиләр. Ләкин ата-аналарга психологик травма аркасында үзләренә психологик ярдәм кирәк була. Сез ул балаларның нинди казуслар китереп чыгарганын күз алдына да китерә алмыйсыз. Аны казус дип тә атап булмый. Чөнки күп кенә балаларда яшүсмер чорында дөньяны бозык күзаллау була.

Казан, Чаллы, Әлки, Чистайда тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен бик яхшы аралашу клублары бар. Ә авылларда андый нәрсә юк. Анда бик кечкенә микроклимат, ата-ана ярдәм сорап килсәләр дә, моны бөтен кеше ишетәчәк. Опека һәм попечительлек органнарына мөрәҗәгать итсәләр дә, сүз тирә якка яшен тизлеге белән тарала.

Яшүсмерләрнең «бозык күзаллавы» дидегез, бу нәрсәдә күренә?

— Татарстанның Башкортостан белән чигендәге районыннан тәрбиягә бала алган бер ана мөрәҗәгать итте. «Миңа сезнең белән киңәшләшергә кирәк, сез беркемгә дә сөйләмәячәксезме?», -диде. Сөйләмәскә вәгъдә бирдем. Шул вакытта үзләренә килүебезне теләмәвен дә әйтте. Безгә теләсә кайчан килергә мөмкин икәнен аңлаттым.

Килде. Ышанасызмы-юкмы, ул тарттырылган кыл хәлендә керде. Елый башлады. Мин нишләргә дә белмим, ди. Борчылуыгызның сәбәбен белми торып, төгәл алгоритмны әйтеп булмаячагын, проблеманы хәл итү мөмкин түгел икәнлеген төшендердем. «Миңа бу хакта әйтергә дә оят», — ди ханым.

Ачыкланганча, алар өч яшьлек кызны абыйсы белән бергә тәрбиягә алып үстергәннәр. 15 яшенә кадәр гаиләдә үскән, балалар йортының нәрсә икәнен дә белмәгән кыз бала төнлә әтисе янына килә башлаган. Бәйләнгән.

Ул нишләгәнен аңламагандыр.

— Бу —генетика. Психология буенча шулай дип аңлаталар: интеллект ягыннан проблема булса, физиология бик көчле чагыла. Акыл ягыннан артка калу булганда, җенси яктан физиологик тотнаклык булмый. Әнисе нәрсә булганын аңламый. Миңа «Әнием, әнием», дип кенә тора, ди.

Бу проблеманы ничек хәл иттегез?

— Ул кызны психиатрга яздырдык. Әнисе килешүне өзәргә теләмим, диде. Мин аңа кызыма кебек мөнәсәбәттә идем, ди. Ләкин ул кызының берничә тапкыр иренә бәйләнгәнен күргән. Бөтен кеше дә ул синең әтиең түгел бит дип әйтә икән. Тәрбиягә алган әти үзе дә шок хәлендә. 15 яшьлек кыз — ул бит җитлегү чорында. Русча әйтсәк, «кровь с молоком». Бөтен бозыклыкларны сөйләмим. Ләкин, ул үзен тыя алмаса, ирне педофилиядә гаепләрләр иде. Зур проблемалары булыр иде.

Без ул кызны Чаллыга сексопотолог-психиатрга җибәрдек. Табиб аның белән бер ай эшләде. Бүтән миңа мөрәҗәгать итмәделәр, ул хатын беркая да сөйләмәвемне үтенде. Аннан соң биш ел вакыт үтте, мин шалтыратканда барысы да яхшы диде, институтка укырга кергәнен, хәзер аңа никах укытырга җыенуларын әйтте. Бүтән бу проблема турында әйтмәде, тавышында да нишләргә дигән сорау чалымы сизмәдем.

Районнарга мөрәҗәгать буенчамы, яки проблемалы гаиләләрне үзегез күз уңында тотканга чыгып йөрисезме?

— Без «ашыгыч ярдәм» кебек, мөрәҗәгать иткәч, булышабыз. Мөрәҗәгать итмәсәләр, барырга хокукыбыз юк. Гаиләгә кысылу закон буенча дөрес түгел.

Хәзер опека һәм попечительлек органнары ювеналь технологияләрне керткәннән соң, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында балаларга нәрсә ашаталар, кайда йоклыйлар, көнкүреш ничек оештырылган икәнлеген кисәтүләрсез килеп карарга мөмкин. Мин моны дөрес түгел дип саныйм. Кеше баланы болай гына килеп алмый, ул опека һәм попечительлек органнары аша үткән, белешмәләр җыйган, тәрбиягә бала алучы гаиләләр мәктәбен үткән.

Гаиләгә үтеп керү тәрбиягә бала алган ата-ана хокукларын да боза. Без бу сорауны Дәүләт Советында Светлана Захарова белән дә күтәргән идек. Без алай гаиләгә кысылырга тиеш түгел, дип әйттем. Бала бит җәмгыятьтә, кыйналган кыз хәлендә булса, аны күрәләр. Укытучыларның, күршеләрнең сизгерлеге моны ачыкларга ярдәм итә. Ләкин, 1937 елдагы кебек көнчеләрнең яла ягуы булырга тиеш түгел.

«Биологик ата-аналар белән мөнәсәбәтләрне саклау мөһим!»

Биологик ата-аналарын саклап калырга ничек ярдәм итәсез?

— Миңа балалар йортларыннан чыккан бик күп кызлар мөрәҗәгать итә. Алар беркайчан да гаиләгә тәрбиягә алынмаган, кайберләре төрмәдә утырып чыккан, кемдер амораль тормыш рәвеше алып бара. Кайберләре акылына килгән, кайсындыр инде ата-ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Мин аларга «балаңны саклап кал, ул бит синеке», дия идем. Ирләр күп булачак, ә балаң синең бердәнберең, дим. Мин балалар йортында үстем әле, ул да үсәр, бернинди куркынычы да юк, диләр.

Сезнең тәҗрибә буенча, алма агачыннан ерак төшми дигән сүз дөресме?

— Генетика бит. Әлбәттә, җәмгыять үзгәртә ала дигән өлеше дә бар. Ләкин кешене рухи-әхлакый аспектта тәрбияләргә кирәк.

Мин балаларны дини булмасалар да, Аллаһка ышанучы гаиләләр тәрбиягә алу яклы.

Генетиканы Аллаһка ышану белән генә төзәтеп була дип саныйм. Нинди дин булса да, гаилә уставлары, гореф-гадәтләре булырга тиеш. Балаларга рухи сафлык төшенчәсе салыну да мөһим. Калганын интеллект, белемнәр белән дә төзәтеп булмый.

Биологик ата-аналар белән аралашуны, элемтәләрне саклап калу ни өчен мөһим?

— Ничек инде үзеңнең нәселеңне белмисең? Үсеп чыккан ботак та агачтан нәрсә дә булса ала. Балалар йортында тәрбияләнгән балаларның кайсыдыр моментта, бигрәк тә 17-20 яшьләрдә, биологик әти-әниләрен табу теләге бик көчле була. Бик көчле. Аларны ташлаганнармы, юкмы — мөһим түгел. Балалар йортларындагы 90 процент бала социаль яктан ятим. Әти-әниләре исән, ата-ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән.

Аларны ни өчен ата-ана булу хокукыннан мәхрүм итәләр?

— Баланы тиешенчә тәрбияләмиләр, карамыйлар, тискәре тормыш рәвеше алып баралар.

Кәккүк әниләр бар, баланы тапканнар, 3 яшькә кадәр дәүләт пособия түләгәнгә баланы үз яннарында тотканнар, ә аннары ташлап калдырганнар.

Балалар йортында тәрбияләнгән кызларның балаларына бәйләнешләре юк. Йортсыз эт тә ниндидер бер ишегалдына бәйләнә. Ә аларның бәйләнешләре юк. Шул хис булмагач, бала белән алга таба ни булыр дип борчылу да юк. Төп генетик бәйләнеш бозылган. Аналык инстинкты уянмаган. Буыннар элемтәсе юк. Әмма, әлеге хис аларда соңрак барлыкка килә башлый.

Бер кыз бар иде, мин аны 13 яшеннән беләм. 1997-2007 елларда райондагы балалар йортына йөри идем. Анда туган көннәр, театраль тамашалар оештырдым. 2017 елда ул кызлар балалар йортыннан чыгып таралдылар. Эшчәнлегем барышында шуны аңладым: горизонтта бүтән күренмиләр икән, димәк, аларның барысы да яхшы. Начар булганда шалтыраталар, туйдырып бетерәләр. Ярдәм сорамасалар да, үзләре турында искә төшерсәләр, димәк булышырга кирәк.

Мин 13-14 яшеннән белгән кызга хәзер 35 яшь. Ул 20 яшендә гастарбайтердан ике бала тапты. Аннары наркотик таратканга төрмәгә эләкте. Моны миңа соңыннан сөйләделәр. Инде ул балаларны тәрбиягә башка гаиләләр алган. Мин бу хакта белеп тордым, тәрбиягә алган ата-аналарына берни дә әйтмәдем. Кайда икәнлекләрен генә күзәттем, 30-50 яшендә ул ханымның балаларын барыбер күрәсе киләчәген аңлый идем. Аны намусы борчыган. Хәзер ул 35 яшендә миннән балаларын табуымны сорый, шалтырата, яза.

Мин башта моңа бармадым. Балаларына унҗиде һәм унбиш яшь. 18 яшь тулгач, алар әниләренә пропискага керергә тиеш. Ләкин мөнәсәбәтләр булмагач, ул хатын үзен гафу итәрләрме-юкмы дип курка иде. Балалар йортына әниләре аркасында эләккән балаларның «Ни өчен?» дигән үпкәләре була. Әниләре аларга мөрәҗәгать итәргә курка. Бала әнисен тәнкыйтьли, аны күралмас дәрәҗәгә җитә.

Безнең «дуслаштыру хезмәте» бар. Мөнәсәбәтләр төзи башлыйбыз, кунакка йөрибез. Ике баласы да мөселман гаиләләренә тәрбиягә алынган, шуңа күрә ислам буенча фикер йөртәләр. Улы Коръәнгә нигезләнеп әнисен гафу итте. Кызы аралашырга теләмәде.

Күптән түгел генә тагын өч хатын мөрәҗәгать итте. Берсенең дүрт баласы бар: ике кыз, ике малай, алар балалар йортында булган. Ул хатында хәмергә бәйлелектән тыш, аутизм һәм шизофрения билгеләре бар. Балаларында да бар дип шикләнгән идем, алар барысы да сәламәт. Әни кеше эчүен ташлаган, чиркәүгә йори башлаган, догалар укыйм, ди. Хәзер балаларын табарга ярдәм итегез дип шалтыратты. Балалары белән очрашырга курка, ләкин гафу үтенергә, дуслашырга кирәк дип уйлый.

Балалары үзара аралашамы?

— Әниләрен ана булу хокукыннан мәхрүм иткәндә, элегрәк балаларны аералар иде. Хәзер закон буенча биологик апа-абый, эне-сеңелләрне аерырга ярамый. Элек гаиләне таркаталар, берсен бер гаиләгә, икенчесен икенче гаиләгә, төрле районнарга җибәрәләр иде. Бу очракта балалар бер-берсен белми, элемтәләр өзелә, аралашу югала. Әмма бөтенесенең дә туганнарын табасы килә.

Бу хатынны балалары белән очраштырдыгызмы?

— Әйе, аралаша башладылар. Мин аларны башка нейтраль территориягә, үземнең эш урыныма чакырдым. Әниләренә әйттем, балаларына әйтмәдем. Чөнки алар килмәс иде. Юмалап булса да, оешмага чакырдым.

Очрашу ничек узды? Балалар бөтенесе бергә идеме?

— Юк, бөтенесен дә җыю куркыныч, берәмтекләп чакырдым. Бу хатын офиста утыра иде, малае килде. Аның барысы да яхшы, җитеш, ТИСБИда укый, 19 яшь. Ул хатын гафу үтенде, бу күренеш йомшак күңеллеләр өчен түгел иде. Малае башта бик салкын мөгамәләдә булды.

«Мин сине белмим, минем тәрбиягә алган бер генә әти-әнием бар, мин әниемне әни дип йөртәм, ике әни булмый, тудырган әни түгел, үстергән әни», — диде. Ул боларның барысын да бик каты итеп әйтте. Әнисе елап җибәрде. Бик тетрәндергеч күренеш булды. Хәзерге вакытта калган балалары белән «Вконтакте» челтәрендә язышалар.

Дөнья шулкадәр төрле. Башка бер ситуация булды. Россия ислам институтында укый торган бер малай килде. Шулкадәр яхшы малай, акыллы. Үземнең биологик әниемне табасым килә, ди. Син бит аны белмисең, дим. Әнисе аны тапкан да, балалар йортында калдырган. Ул аналык хокукыннан мәхрүм ителмәгән, үзе баладан баш тарткан. Малай миңа ул кирәк, җаным сорый, диде. Ярар, эзлик дидем. Таптык. Ул очрашуга бик әзерләнде. Мин ул хатынны чакырдым.

Әгәр ул хатын эчкече, түбән социаль дәрәҗәдә булса, шулкадәр кызганыч булмас иде. Шактый бай, зыялы хатын килде. «Нәрсәгә мине чакыруыгызны аңламыйм», ди. Улы барлыгын башына да китермәде. Гаиләсе, ике баласы бар, яшьлек хаталары килеп чыгар дип уйламаган да. Мин аңа үзен улы эзләвен, аның белән аралашырга теләвен әйттем. Ул минем улым юк, диде.

Үзе дә балалар йортында тәрбияләнгән хатын, бала тапкач, баласыннан баш тарту турында хат язарга тиеш булган. Әлеге хат балалар йортыннан чыкканда, баланың үзе белән «Личное дело» документлар папкасында медицина тикшерүләре, кайда туган, кем тапкан турындагы мәгълуматлар белән бергә куела.

Мин бу ханымга хатны күрсәттем дә, «Бу почерк сезнекеме, сез яздыгызмы?», — дип сорадым. Аның йөзе үзгәрде, үзе аклы- яшелле булды. «Әйе…», — ди. Озак вакыт дәшми торгач, улыгызны күрергә теләр идегезме? — дип сорыйм. Юк, — ди. — Минем аңа карата бернинди хис тә юк, ул минем өчен чит кеше, ул минем яшьлек хатам, — диде.

Бу хатын Әлмәттән Казанга укырга килгән булган. 17 яшендә университетта укыганда бала тапкан. Бала турында беркем дә белмәгән. Мин ничек үземнекеләргә әйтим? , ди. Минем аны күрәсем дә килми, ди. Аның сезне күрәсе килә бит, дим. Бу шулкадәр авыр булды…

Егет әнисен кочакларга теләгән иде, ә ул ханым малае янына якын да килмәде. Хатын «гафу итегез, мин сезне белмим», диде. Ә бит ул егет әнисенең копиясе. Ул хатын бик чибәр, йөзе тулган ай кебек, кыяфәте көнчыгыш тибында. Егет тә шундый. Мин аны күргәч тә, «Я Хода, алар ничек охшаш», дип уйладым.

Аллага шөкер, егет өйләнде, аның барысы да яхшы. Хәзер әниең белән аралашасыңмы, дип сорыйм. Ул теләми, ди. Ләкин мин аны гафу иттем, бернинди дә үпкәм юк, ди.

Төрле хәлләр, ситуацияләр була. Бер малай бар иде. Ул тумыштан зәгыйфь, йөзендә патология, куян ирене, бармаклары кушылып үскән иде. Үзе акыллы, рәссам иде. Мин аны балалар йортында чагыннан белә идем. Ул да үскәч, әниемне табарга телим, диде.

Мин ул хатынны таба алмаган идем, чөнки ул башка төбәктән. Малае аны үзе эзләп тапкан, аралашырга тырышкан.

Әнисе нормаль хатын булса да, шулай ук баласы белән аралашырга теләмәде. «Син бит уродец», диде. Егетнең үзенә беркем түгеллеген, исемен дә белмәвен әйтте. Аның бары тик яшьлегенең зур хатасы булуын белдерде.

Бу малай начар компаниягә эләккән, шул компания аны котырткан. Чираттагы очрашуга килгәндә ул әнисен үтергән. Аңа 17 тапкыр пычак белән кадаган. Беренче тапкыр сугуы үлемгә китергән, калган 16 тапкыр кадавы ачуыннан булган. Аның гафу итмәве, бүгенге көндә гомерлеккә төрмә белән тәмамланды.

Хәзер иң мөһиме ятим балаларга, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итү түгел, бу институтлар инде барысы да җайга салынган. Тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе бар, дәүләт балалар йортыннан чыкканнарга ярдәм итә. Без эшебезне бу система әле җайга салынмаган моментта башлаган идек. Ул вакытта безнең эшчәнлегебез актуаль иде. Хәзер дә актуаль, оешма башка ракурска күчте: буыннар бәйләнешен торгызу, балалар йортларыннан чыккан кешеләргә үзләренең балалары белән элемтәләр булдыру, дөрес мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итү.

Балалары үзләрен калдырган әти-әниләрен гафу итсеннәр иде. Оешмабызда моны төп тема, төп бурычыбыз итеп кабул иттек.

Психо-неврологик диспансердан чыккан ятимнәр дә ярдәмгә мохтаҗ бит.

— Ишеткәнсездер, дәүләт хәзер психо-неврологик диспансерларның 30 процент пациентларын иреккә чыгарырга дигән карар кабул иткән. Алар безнең арада яшәсеннәр, социаль тормышта актив катнашсыннар өчен эшләнелә бу. Ләкин алар бит ябык учреждениеларда, психиатрия пансионатларында, интернатларында яшәгәннәр. Тормышка берничек тә яраклашмаганнар.

Хәзер көчегезне аларга ярдәм итүгә юнәлдерәчәксезме?

— Мөрәҗәгать итүләренә карап. Чөнки безгә хәзер үк, ни өчен икәнен үзем дә аңламыйм, ир-атлар мөрәҗәгать итте. Кырык яшькә җитүләренә карамастан, күбесе бала кебек сөйләшә. Психо-неврологик пансионаттан чыгу өстенә, аларның «ятим» статусы да бар. Алар балалар йортыннан диспансерга эләккәннәр. Хәзер шуларның күпмедер өлеше безнең арада булачак, аңлыйсызмы? Бу бит безгә -нормаль кешеләргә куркыныч тудыра. Чөнки җәмгыятьтә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иреккә чыга. Социальләшмәгән шәхесләргә ирек бирү зыянлы булырга мөмкин. Үзенә генә түгел, аның янындагы кешеләргә дә.

Хәзер безнең бурычыбыз, балалар йортларыннан чыккан балаларга социальләшергә, җәмгыятькә яраклашырга ярдәм иткән проектлар эшләү. Аларны медицина белеме булган тар белгечләр, психиатрлар, психологлар белән бергә шул кешеләргә җәмгыятькә яраклашырга ярдәм итүгә юнәлдерү.

Андый кешеләрнең опекуннары булырга тиеш. Кагыйдә буларак, алар шул психо-неврологик диспансерларның директорлары. Ул кеше диспансердан чыккач, директор ничек аның пространство буйлап күчеп йөрүләрен контрольдә тота алсын.

Монда ниндидер законнарны яңадан карарга кирәк. Бүгенге көндә миңа яше кырыктан узган берничә кеше мөрәҗәгать итте. Безгә торак белән ярдәм итегез, диләр. Ничек ярдәм итик, алар бит мөстәкыйль яшәп карамаган. Психик авыруы булмаган балалар йортыннан чыгучылар да фатир өчен түләргә, үзеңне тәэмин итәргә кирәклеген белми. Психо-неврологик диспансер, интернаттан чыккан кешеләр ашарга пешерергә, савыт-саба юарга, җыештырырга, кер юарга, үзенә юынырга кирәклеген дә белмәскә мөмкин. Чөнки алар өчен бу эшне башкалар эшләгән.Кырык яшькә кадәр шундый ябык учреждениеларда яшәгән кешеләрне җәмгыятькә чыгаргач, алар үзләрен ничек тапсын? Бу бик катлаулы, бүгенге көндә актуаль мәсьәлә.

Оешмабызның уставында нольдән алып чиксез яшькә кадәр ярдәм итәбез дип язылган. Кешегә 23 яшь тулганчы ул опека һәм попечительство органнарына, мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать итә ала. Аңа ярдәм итүдән баш тартырга хокуклары юк. Ләкин без иҗтимагый оешма, без андый чикләүләр куймыйбыз, булдыра алганча ярдәм итәбез. Финанс яктан булмаса да, юридик һәм психологик ярдәмне бушлай күрсәтәбез.

Бу өлкә берничек тә яктыртылмаган. Аларны иреккә чыгарырлар да, ә ничек үзләрен куркынычсыз итәргә. Чөнки аларга да җәмгыятьтә зыян китерергә мөмкиннәр, шул ук «кара риэлторлар». Алар кешеләрнең беркатлы, балалар кебек, көчсез булуыннан файдаланачаклар.

Хакыйкатьнең йөзенә карасак, элек бит балалар йортында гиперактив, психологик травмалары булган, группадагы гомуми дисциплинаны бозучы балаларны тәрбияче исәпкә алып, менә бу баланың психик тайпылышлары бар дип әйткән. Ә бала бераз тәртипсез булырга мөмкин. Ләкин психик авыру түгел. Кызганыч, психологик авыруы булмаган, ләкин педагогик тәртипсез булган балаларның 30 проценты психо-неврологик диспансерга эләгә, дарулар кабул итәргә мәҗбүр була. Алар болай да ятим, ә балалар йортында, педагогик тәртипсезлек. Димәк, телисеңме, теләмисеңме авырыйсың. Җәмгыять тә үз өлешен кертә. Балалар кебек сөйләшсәләр дә, сөйләмнәрендә эзлеклелек бозылмаган. Алар без эшли алабыз, балта остасы яки башка шундый эштә, диләр. Үзләренә туры килешле һөнәрне үзләштерәләр.

Бу безнең регионда гына түгел, бөтен Россиядә шундый закон кабул иткәннәр.

Ятим балага тиешле фатир мәсьәләсе

Дәүләт балага фатир биргәч, аның тәрбиягә алган әти-әнисе ул фатирны үз мәнфәгатьләрендә кулланган очраклар буламы? Сез бу очракта тәрбиягә алынган балага нинди киңәшләр бирәсез?

— Хәзерге вакытта социаль ятим балага торак «социаль найм» буенча бирелә, аны сатарга да, бернинди манипуляцияләр дә үткәрергә ярамый.

Торак мирас булып күчкән булса?

— Мирас буенча төрле торак күчәргә мөмкин. Тәрбиягә алган ата-анасының ничек эшләгәнен күзәтеп булмый, киңәшне дә төрлечә кабул итәргә мөмкиннәр. Әти-әниең төрле манипулияцияләр үткәреп, син урамда каласың диеп тә булмый. Әти-әнисе, киресенчә, ярдәм итәргә дә мөмкин. Кайвакыт бала тәрбиягә алган гаиләдән, үзенә беркетелгән биологик әнисеннән күчкән торакка баргач, кечкенә мәйданлы йортта еш кына бик күп кеше теркәлгәне билгеле була. Бу очракта анда шулкадәр күп акча кертергә туры килә.

Әлбәттә, тәрбиягә алган ата-аналар да моның өчен җаваплы. Ул торакны сатып, башка районда алуы җиңелрәктер. Анда асоциаль элементлар, притон булгандыр, бәлки. Ана булу хокукыннан мәхрүм иткәч, баланы аннан алгач, фатирны япмаганнар, пломба куймаганнар. Әнисе ничек яшәгән, шулай яшәгән. Бала анда кайткач, тәрбиягә алган әти-әнисенең хезмәтләре юкка чыга дигән сүз. Чөнки ул билгеле бер уставлары, тәрбия кагыйдәләре булган гаиләдә яшәгәннән соң, тискәре мөхиткә, уңай принциплар, мораль булмаган җиргә эләгә. Җитмәсә генетика. Нәтиҗәдә, барысы да бетте, чәлпәрәмә килде дигән сүз.

Безнең оешманың андый балаларга ярдәм иткән очраклары да булды. Баланы тәрбиягә алган ата-аналар безгә мөрәҗәгать итә иде. Опека һәм попечительлек органнары баланың кайда эләгүенә битараф. Ә тәрбиягә алган әти-әнисе кире шул мохиткә эләгүен теләми.

Кайвакыт бала үзе теркәлгән фатирга эләккәч, анда коммуналь хезмәтләр өчен 200-300 меңләп бурыч җыелган була. Җитмәсә, фатир нормаль яшәрлек хәлдә булмый.

Якынча дүрт ел элек бер тәрбиягә алынган кыз мөрәҗәгать итте. Минем өч бүлмәле фатирым бар иде, без өч бертуган кыз ди. Алар төрле гаиләләрдә тәрбиядә булганнар. Тәрбиягә алган ана шул өч бүлмәле фатирны саткан. Фатир Казан үзәгендәге Татарстан урамында булган, анда фатирлар бик кыйммәт тора. Фатирны сатып, бу кызларга Казан читендәге техник районда тулай торактан бүлмә алган.

Фатир бәясе белән бүлмә бәясе аермасын үзләштергәнме?

Ул акчага үз баласын чит илгә укырга җибәргән. Мондый хәлләр дә була.

Опека һәм попечительлек органнары моңа игътибар итми, ләкин баланы тәрбиягә биргәндә Аллаһка ышанучы гаиләләргә өстенлек бирергә кирәк. Аллаһка ышанучы кеше андый гамәлләр кылмый.

Тагын бер хатын тәрбиягә малай алган. Малай әлеге гаиләдән качып, чүплектә яшәгән. Ханым яшүсмерне шуннан табып алган. Хәзер ул Колсәет бистәсендә яши. Малай бик акыллы, оста итеп рәсемнәр ясый. Яңа әнисе аны институтка укырга кертте. Хәзер ул төзелеш институтында өченче курста укый. Шул малайның Чистай урамында дүрт бүлмәле фатиры булган. Анда аның биологик эне-сеңелләре дә яшәгән, әниләре үлгән. Эне-сеңелләренең әтиләре бар, ләкин бу малайга ул әти түгел. Фатирда бу малайга тиешле квадрат метрлары булган. Тәрбиягә алган әнисе шул фатирны бүлеп, малайга үз почмагын булдыру өчен якынча җиде суд утырышы уздырды. Ахырда үзенекенә иреште, малайга зур булмаган фатир алып бирде. Малай мин ул дүрт бүлмәле фатирда яшәмәячәкмен, чөнки минем ул ир белән дә, аның балалары белән дә уртак бернәрсәм дә юк дигән. Ир үзе элемтәгә кермәгән, белмәгән-күрмәгән дә. Тәрбиягә алган әнисе үз теләге белән бу эшне башкарып чыкты. Опека һәм попечительлек органнары суд эшләрендә берничек тә катнашмады.

Әле ул малай беренче курста укымыйм дип йөрде, үзем институт деканы белән сөйләштем. Өйләнәм ди. Башкортостанга кызы артыннан китте, кызның әти-әнисе заман байлары булып чыкты. Малайның башында җил

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

Преподаватель из Архангельска вышла в финал международного конкурса «Педагогическое начало – 2024»



Здоровье

Никакой сметаны: что делать с солнечным ожогом рассказал доктор Кутушов




Українські новини

Відомий аграрій Кормишкін, складає свої депутатські повноваження



Новости 24 часа

Ирина Ортман оставляет в прошлом «Всё, что было вчера».



Game News

Гайд по Earn to Die Rogue: мифические предметы, билды и режимы



Казань

Суд отправил главу отдела качества "Локалкитчена" Машкову под домашний арест



News Every Day

Frustrated England stars including Kane and Bellingham consoled by Wags and family in stands after tame Denmark draw



Настроение

Николаю Николаевичу Дроздову сегодня исполнилось 87 лет!



Казань

Шиманович и Змушко стали абсолютными чемпионами Игр БРИКС в брассе



Джиган

Джиган и Самойлова исполнили мечту «диско-бабушки» из Коми



Казань

В РФ 11 регионов снизят допустимую долю иностранных работников на 2025 год



Кирилл Скачков

Кирилл Скачков из Новокузнецка стал победителем Игр стран БРИКС-2024



Казань

За первые три дня Игр БРИКС сборная России завоевала 160 медалей



Кубок

В Пензе стартовали соревнования по по мотокроссу на Кубок главы города



Симферополь

Футболисты ЮФУ одержали три победы в домашнем турнире



Казань

Фестиваль уличных театров в Муроме привлек внимание более 13 тысяч зрителей



Татарстан

Минниханов опубликовал видео, посвященное Дню медицинского работника



Москва

Топ-5 самых ярких зарубежных архитектурных проектов на первичном рынке Москвы



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Казани и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Казани — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

Депутат Госдумы: Казань является лидером по реализации проекта «Чистая страна»





Путин в Татарстане
Татарстан

Путин назвал Игры БРИКС в Казани «торжеством универсальных ценностей спорта»


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Metallica

Группа Metallica даст виртуальный концерт в Fortnite 22 июня



Казань

"Рубин" накажет албанца Даку за оскорбления сербов и македонцев

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net